Торнаташның үткәне һәм бүгенгесе
Исеме дә исеме... Аннан матур җисеме
Торнаташ – кечкенә дә төш кенә. Кече авыл үзенең эшсөяр халкы, пөхтәлеге белән башка авыл җирлекләренә үрнәк булырлык. Торнаташлылар туган җирен, үз халкын, нәсел-нәсәбен тарихта калдырырга теләүче зыялы кешеләре булу белән дә мактауга лаек. Гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле мөгаллим Миннегаяз Минһаҗев Торнаташның истәлекле урыннары хакында үзе белгәнне һәм өлкәннәрдән ишеткәнне килер буыннарга истәлек итеп теркәп калдырган. Абруйлы аксакал язып калдырган истәлекләрне әдәбиләштереп, тиешенчә эшкәртеп, газета укучыларга тәкъдим итәбез.
Куя белгән дә соң елга, күл, чишмәләргә, басу-кырларга исемне безнең халык! Истәлекләрдән күренгәнчә, кече авыл булса да, Торнаташның табигый атамаларга бай урыннары байтак булган. Халык басу-кырларга, үзәннәргә, болын-тугайларга җисеменә туры китереп исем куя белгән.