Ял өчен сертификатлар
Дәүләт Думасы депутаты Нина Остатина илдә килеп туган икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә сертификатлар кертергә тәкъдим иткән.
Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты җитәкчесе Нина Останина Дума рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать белән чыккан. Мөрәҗәгатендә ул төбәкләрдә 8-17 яшьлек балаларга ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен сертификатлар бирергә тәкъдим иткән. Бу дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә ярдәмнең тагын бер төре булыр иде, диелә хәбәрдә. Сүз уңаеннан, мондый сертификатлар Санкт-Петербург һәм Пермь өлкәләрендә бирелә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев