Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы уллыкка алсаң акча бирелә

Баланы уллыкка алучыга, баланың опекунына, попечителенә яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр пособие түләү бирү каралган. 

Түләү күләме уллыкка алынган һәр бала өчен 20472,77 сум. Әгәр уллыкка алынган балага 8 яшь тулган яисә ул инвалид булган очракта яки гаиләгә берьюлы берничә бертуган бала алынганда түләү һәр бала өчен 156428,66 сум тәшкил итә.
Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк. 
Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгы, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.
Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгәннән соң 10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслый торган документлар килеп җитмәгән очракта гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң акча 5 эш көне эчендә түләнә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев