Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

750 мең сум акчасын тәрәзәдән ташлаган

Мәскәүнең көнчыгышында бер пенсионер ханым фатиры тәрәзәсеннән ярты миллионнан артык акчасын ташлаган һәм шулай итеп полицейскийларга мошенникларны тоткарларга булышкан. Хәл болай булган: 85 яшьлек пенсионер ханымның фатир телефонына билгесез кеше шалтыраткан. Ул үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, җинаятьчеләр сезнең акчалар белән мошенниклык кылырга маташалар дигән.

Бу хәлне булдырмас өчен, банк исәбеннән барлык акчаларыгызны салдырып, тәрәзәдән тышта көтеп торучы иргә ташларга кирәк дип ышандырган. Аферист белән сөйләшкәннән соң пенсионер хатын акчаларын алыр өчен якында урнашкан банк бүлегенә ашыккан. Ул банк хезмәткәрләренә аңа шалтыратулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп биргән һәм исәбеннән 750 мең сум акчасын алып өенә ашыккан. Әмма уяу банк хезмәткәрләре полициягә шалтыратырга карар иткәннәр. Нәтиҗәдә полицейскийлар пенсионерка йорты алдында күзәтү оештырган. Тәрәзәдән акчалар очып төшкәч, алар мошенникларны тоткарлаган. Җиңел генә баерга теләүчеләр – 31 һәм 36 яшьтәге ирләр. Бу ирләрнең Мәскәү территориясендә кылынган 5 җинаятькә катнашы булулары да ачыкланган. Берсе машина йөртүче ролен башкарган һәм урланган акчалардан күпмедер процент табыш алган. Икенчесе исә әнә шулай йорт ихаталарында тәрәзәдән очып төшкән акча төргәкләрен алып кача торган булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев