Атнасына – алтмыш өстәл
Район үзмәшгульләр ассоциациясендә төрле юнәлешләр буенча 1150 кеше эшли. Алар сәнәгать товарлары, азык-төлек җитештерә, ризык әзерли, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә, төрле курслар оештыра, юридик яктан ярдәм итә. Араларында корпуслы мебель ясаучылар да бар.