Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә олы бүләк

Авылыбызда матур традиция бар – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә ир-егетләр гүзәл затларга багышлап концерт куя. 4 март көнне дә алар безгә бәйрәм концерты күрсәтте.

И.Юнысов, Р.Әхмәтшин, А.Мифтахов, М.Хәйретдинов, И.Шәрәфиев, С.Шәрәфиев, А.Садыйков, А.Арсланов, Р.Вәдыйгуллин башкаруындагы моңлы җырлар йөрәгебезгә сары май булып ятты. Авылыбызда яшәп иҗат итүче Рәзиф Дәүләт-Бикбаулы шаян шигырьләрен сөйләп тамашачыларны елмайтты. Гармунчылар Р.Мингалимов һәм М.Хәйретдиновларның чыгышын халык бик яратып кабул итте. Кыскасы, Түбән Суыксу ир-егетләре җырлаганда моңнар мәдәният йортының диварларына сыеша алмады, очкыннар чыгарып биюләре бәйрәм концертын тагын да ямьләндерде. Ир-егетләр, рәхмәт сезгә, концерттан алган хис-тойгыларыбыз күңелләрдә озак сакланыр. 

Миләүшә Муллашова. 
Түбән Суыксу авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев