Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урлыйлар

Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 119 мөрәҗәгать теркәлгән. 

«Бриз» бакчачылык ширкәтендә 68 яшьлек ир-ат 61 яшьлек каравылчыга пистолетка охшаш предмет белән янаган. «Станкостроитель» бакчачылык ширкәтендә узган елның октябреннән быелның февраль ахырына кадәр 43200 сумлык әйбер урлаган карак ачыкланган. Чит кеше милкенә кул сузучы эле табылмаган. 
2 март көнне «Чаллы-Бройлер» предприятиесеннән 15 тартма продукция урлап чыгучы «Газель» машинасы тоткарланган. Чаллыда яшәүче 26 һәм 29 яшьлек ир-атларның сорамыйча алган товарлары 33850 сумлык булган. 
Бу очракларның барысы буенча да җинаять эшләре кузгатылган. 
Дежур частька юл-транспорт һәлакәтләре турында дүрт хәбәр кергән. 3 мартта Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында «Форд-Эксплорер» руле артына утырган 44 яшьлек ир-ат югары тизлектә бару аркасында идарә итүне югалткан һәм юл кырыена туктаган «Лада-Ларгус» машинасына бәрелгән. Әлеге автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры төрле имгәнүләр алган, алар БСМПга озатылган. 
5 мартта Яр Чаллы – Сарман трассасында «Scania» машинасын йөртүче 47 яшьлек ир-ат 21 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Әлеге ир-ат фаҗига урынында ук җан биргән. Кызганычка каршы, җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар да булмаган. Бу турыда район Эчке эшләр бүлеге штабы хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев