Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә тарихын өйрән

Район башкарма комитетының архив бүлеге Архив эшләре буенча ТР дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә торган бәйгеләр турында хәбәр итә.

Беренче конкурс «Гаилә архивыңны тапшыр» дип атала. Ул ике этапта уздырыла. Муниципаль этап 1 марттан 19 апрельгә кадәр үтә. Республика этабы – 1 июньнән 30ына кадәр. Бәйгегә Татарстан Республикасы төзелүне һәм аның үсешен чагылдыра торган гаилә архивлары кабул ителә. 
Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә. Беренче урын өчен 50 мең сум, икенче урын өчен – 30 мең, өченче урын өчен 20 мең сум каралган. Муниципаль этапта катнашырга теләүчеләрдән заявкаларны район башкарма комитетының архив бүлеге 12 апрельгә кадәр кабул итә. 
«Минем нәсел шәҗәрәм» дип аталган генеологик конкурска эшләр 2 апрельгә кадәр кабул ителә. Әлеге бәйге дә ике этапта үтә. Конкурста биш төрле яшь төркемендә катнашырга була. Беренче төркем – I-IV сыйныфлар, икенче төркем – V-VIII сыйныфлар, өченче төркем – IX-XI сыйныфлар, дүртенче төркем – һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 18 яшькә кадәрге үсмерләр, бишенче төркем – 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
15 февральдән 30 мартка кадәр «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы бара. Аның программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Милли һәм гаилә ашлары күргәзмәсе.
  • Гаилә командаларының «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем» конкурсы. Монда команда нәсел шәҗәрәсе турында презентациядән һәм концерт номерыннан торган визит карточкасы әзерләргә тиеш. 

Зона этабы 12 апрельгә, республика этабы 15 майга планлаштырыла.
Тулырак мәгълүмат белән Архив эшләре буенча ТР дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин. Шулай ук район архив бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Нефтебаза поселогы, Үзәк урам, 23 йорт. Телефон: 8-927– 674-26-70.

/ Фото Нэля Хәзрәтовадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев