Газ белән агуланганнар
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тукай районының Яңа поселогында Мирный урамындагы шәхси йортта газ белән агулану очрагы теркәлгән. Йортта өч кеше яшәгән. 1954 һәм 1978 елгы хатын-кызлар үлгән, 1981 елгы ир-ат аңына килгән, бүген ул больницада.