Якты юл
  • Рус Тат
  • Һәр эшне – күңел җылысы белән 

    «Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды. 

    Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, слетны ачып, кунакларны сәламләде. Слетка кунак булып килүчеләр арасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, РФ Пенсия фондының республика бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Чаллы икмәге» АҖ директоры Рафаэль Юнысов һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр бар иде. 
    Фаил Мисбах улы сүз башында ук район икътисадының тотрыклы нигезен булдыруга көчләрен биргән ветераннарга, бүген матур күрсәткечләргә ирешүче хезмәт осталарына, киләчәктә район тарихын язуны дәвам иттерәчәк кыю фикерле яшьләргә рәхмәт әйтте. Районны ул зур мөмкинлекләр территориясе дип атады. Без узган ел республика муниципаль берәмлекләре арасында лидерлык позициясен саклап калдык, авыл районнары арасында беренче урынга чыктык. 

    Безнең игенчеләр 179,2 мең тонна икмәк җыеп алды. 
    Басуларда 6,3 мең тонна бәрәңге, 
    4 мең тонна яшелчә, 161,7 мең тонна шикәр чөгендере үстерелде. 
    Район хуҗалыкларында барлыгы 16 мең баш мөгезле эре терлек асрала,
    шуның 5290 башы – сыер малы.
    Узган ел 30 мең тоннадан артык сөт савып алынды,
    бүгенге көндә тәүлеклек савым 89 тонна тәшкил итә. 

    Шәһәр яны районнары арасында без торак төзелеше буенча алда барабыз: ел саен 120 мең квадрат метрдан артык торак мәйданы файдалануга тапшырыла. ТР Президенты башлангычы белән гамәлгә куелучы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 11 ишегалды төзекләндерелде. «Авыл территориясен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча 26 торак пунктта 39 млн сумлык эш башкарылды. 

    Көчләрен район үсешенә бирәләр 

    Халык иген игә, терлек үстерә, социаль-мәдәни көнкүреш уңайлы, кешеләр сәламәт, тормыш имин булсын өчен көчен куя. Бүләкнең зуры-кечкенәсе юк, диләр, мактаулы исемнәргә, рәхмәт хатларына, күкрәк билгеләренә, диплом һәм кубокларга ия булучылар 300дән артык кеше иде. Барысын да исемләп санап чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Әйтик, Ринат Хисмәтов («Чаллы-Бройлер», зоотехник), Рәфия Бикмөхәммәтова (Чаллы элеваторы, бухгалтер), Расих Бариев (Сәйдәшев ис. хуҗалык, шофер), Айдар Әшрәфуллин (Сәйдәшев ис. хуҗалык, комбайнчы), Миргасим Галимҗанов (Сәмәкәй мәктәбе директоры), Риф Миңнекәев («Татарстан коммуналь челтәрләре» директоры) үз һөнәрләрендә «Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре» исемен йөртүчеләр сафына кушылдылар. 
    Гүзәл Әхтәмова (Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы урынбасары) ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләк-ләнде. Григорий Петров («Тукай су каналы» директоры) белән Саҗидә Низаметдиновага («Агросила «Чаллы МПК», оператор) ТР Министрлар Кабинетының рәхмәте белдерелде. 
    Мансур Сәхбиев (Бик-лән авыл җирлеге башлыгы) «ТР муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең мактау грамотасына, ә Новотроицкое, Боерган, Борды авыл җирлеге башлыклары урынбасарлары Надежда Санникова, Илүзә Шамилова һәм Фәйрүзә Фәсхиева шул ук ассоциациянең рәхмәт хатына ия булдылар. Мусабай-Завод мәктәбе директоры Лилия Вилдановага «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Ә Новотроицкое мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лидия Семенова хәзер «Мактаулы остаз» билгесенә ия. Боерган мәктәбе директоры урынбасары Илгизә Шәйхуллина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, ә Калмаш мәктәбе укытучысы Рәзифә Әскәрова белән «Кояшкай» (Мусабай-Завод) балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Ситдыйкова министрлыкның рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 
    Мәләкәс авылы мәдәният йорты директоры Людмила Адамовага «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Күзкәй китапханәсе мөдире Тәнзилә Шәйхнуровага ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы бирелде. 
    Район башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге башлыгы Резедә Шәйдуллинага ТР икътисад министрының, ә пассажирлар йөртүче шәхси эшмәкәрләр Равил Төхбәтуллинга, Раушан Тимергалинга һәм Назим Вәлиуллинга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының рәхмәте белдерелде. 
    Бәтке авылы китапханәсе мөдире Галина Лысанова, мәдәният идарәсе режиссеры Венера Кашапова, «Биклән» хуҗалыгы сыер савучысы Флера Каюмова, табиб-терапевт Рузалия Колахмәтова, үзмәшгульләр берлеге җитәкчесе Эльфат Хәбибрахманов Тукай муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы, ә Мусабай-Завод җилеге башлыгы урынбасары Зөлфия Хөсәенова, БТИ инженеры Гөлназ Нәбиуллина, «Газстройсервис» оешмасы ташчысы Рузил Сәрвәров, Калмаш мәктәбе укытучысы Тамара Нурисламова, табиб-терапевт Чәчкә Абзалтдинова район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

    Республика күрсәткечләрендә – тукайлылар өлеше 

    Слетта катнашучыларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов тәбрикләде. «Узган ел республикада 5 млн тоннадан артык ашлык саклауга салынды, 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 366 мең тоннадан артык май орлыгы җыеп алынды. Бу күрсәткечләрдә Тукай районы хезмәтчәннәренең дә өлеше бар, – дип билгеләп үтте ул. – Авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге буенча Тукай районы республикада 2нче урында бара. Тукайлылар 2020 елда һәр гектардан 40 центнер уңыш алды, 145 мең тонна ит, 30 мең тонна сөт җитештерде», – диде министр урынбасары районның агросәнәгать комплексындагы уңышларын югары бәяләп. «Һәр эшне күңел җылысы белән башкарасыз, шуның белән авыл хуҗалыгының нигезен нык тотасыз, агросәнәгать комплексы үсешен тәэмин итәсез», – дип ихлас рәхмәтләрен җиткерде. 
    Рафаэль Фәттахов хезмәтләрендә үрнәк булган Айгөл Хановага (КФХ башлыгы), Азат Сәйфуллинга (Сәйдәшев ис. хуҗалык, баш инженер), Газинур Нурхәмәтовка («Тукай яшелчәсе», агроном), Гөлфирә Сираевага («Ярыш» хуҗалыгы бухгалтеры), Гөлчәчәк Сарманаевага («Биклән» хуҗалыгы экономисты), Роза Хәмәдиевага («Гигант» хуҗалыгы сыер савучысы), Илгизәр Сәлимовка («Гигант» хуҗалыгы машина йөртүчесе) ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды. 

    Шәһәр һәм район – бер гаилә

    Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев әлеге бәйрәмдә катнашуны ярты миллион халкы булган шәһәр җитәкчесе өчен зур дәрәҗә, хөрмәтләү итеп кабул итүен әйтте. «Татарстан ил күләмендә беренчеләр сафында икән, монда тукайлыларның да өлеше бар, – дип билгеләп үтте. Аның тәбрик сүзе нигездә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланды, чөнки «икмәк, ул икътисади гына түгел, сәяси категория дә, чөнки бер генә җәмгыять тә икмәксез яши алмый. Наил Мәһдиев һәм барлык чаллылылар исеменнән Тукай алдынгыларына һәм агросәнәгать комплексы ветераннарына рәхмәт белдерде. Узган ел Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, нигездә тукайлылар ярдәме белән 114 ярминкә үткәрелүе, аларда 22 мең тоннадан артык продукция сатылуы турында сөйләде. «Чаллы һәм Тукай районы – бер гаилә, уртак мәшәкатьләр белән үзара ярдәмләшеп яшибез һәм яшәрбез», – дигән ышаныч белдерде Наил Мәһдиев. Ул «Кама Бекон» ҖЧҖ комбайнчысы Илфат Сәйфетдиновка, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык терлекчесе Анастасия Кудряшовага һәм «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ операторы Раушания Хаҗиәхмәтовага көнкүреш техникасы алу өчен сертификатлар бүләк итте. 

    Тукайлыларның алда булуы – сөенеч

    «Тукай исемен йөртүче район алда икән, бу безнең өчен сөенеч, – дип башлады сүзен «Чаллы икмәге» АҖ җитәкчесе Рафаэль Юнысов. – Без бергә, бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп эшлибез һәм яшибез. Районда һәм шәһәрдә халык та, җитәкчелек тә бердәм булып яшәсә, моннан да зур шатлык була алмый. Шушындый традицияләрне киләчәктә дә сакларга язсын», – дип өндәде Рафаэль Сөләйманович. «Мин – ипи пешерүче, шуңа күрә икмәк алып килдем», – дип, «Ирек» хуҗалыгы сыер савучысы Лилия Поднозовага, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның ындыр табагы мөдире Фәрит Дәүләтгәрәевка, «Гигант» хуҗалыгы механизаторы Александр Брусянинга үз бүләкләрен тапшырды. 
    РФ Пенсия фондының республика бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Тукай алдынгыларына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен һәм котлавын җиткерде. Ул да авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш керткән берничә тукайлыга бүләкләр тапшырды. 
    «Чаллы-Бройлер» компанияләр төркеме җитәкчесе Дилшат Ситдыйков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Николай Нефедов һәм Олег Коробченко исеменнән аларның ярдәмчеләре Артур Мозаффаров белән Андрей Кожевников, «ТатЛаваль» ҖЧҖ директоры Ринат Шәймуллин бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, район башлыгына, хезмәт коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алар да уңышка ирешкән тукайлыларны тәбрикләделәр. 

    «Иң яхшы» бәясен алучылар

    Үз эшендә һәм белгечлегендә «иң яхшы» бәясен алучыларга – «Үз һөнәренең остасы» исеменә лаек булган тукайлыларга Фаил Камаев истәлек медальләре, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Аларның рәсемнәре районның Мактау тактасында урын алачак. 
    Слетта «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясе җиңүчеләре игълан ителде. Авыл җирлеге башлыклары Роза Әбделмәнова (Борды), Венера Вәлиева (Бәтке), Фәндүс Камалов (Князево), Резеда Сафина (Иске Абдул), Равия Габдуллина (Калмаш) район башлыгы кулыннан бүләкләр алдылар. Күчмә кубокка Борды авыл җирлеге лаек булды. 
    Бәйрәмдә 2020 елда район хуҗалыклары арасында икмәк, ит һәм сөт җитештерүдә алдынгылар билгеләп үтелде. Икмәк үстерүдә – «Кама» агрофирмасы (җитәкчесе Нәзиф Хөснетдинов), «Кама-Бекон» (Равил Сафиуллин), «Сәйдәшев ис. авыл хуҗалыгы предприятиесе» (Марат Сафин), сөт җитештерүдә – «Сәйдәшев ис. авыл хуҗалыгы предприятиесе» (Марат Сафин), «Гигант» (Риф Имамов), «Парадиз» (Сергей Полынкин), ит җитештерүдә «Чаллы-Бройлер» (Дилшат Ситдыйков), «Кама-Бекон» (Равил Сафиуллин), «Феникс» (Азат Авзалов) уңышлы эшләгән өчен I, II, III дәрәҗә дипломнарга, ә исемнәре беренче урында торучылар күчмә кубокларга ия булдылар. 
    Сәхнә түренә иң күп ашлык суктырган комбайнчылар, терлек азыгы әзерләүдә алга чыккан механизаторлар, агросәнәгать комплексында намуслы хезмәт итүче шоферлар, савымчылар, терлек караучылар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары күтәрелде. 
    Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәниият оешмалары арасында: Князево (директоры Елена Крупнова), Биклән (Айрат Ибраһимов), Мәләкәс (Ирина Кузнецова) урта мәктәпләре, Сәмәкәй тугызъеллык мәктәбе (Миргасыйм Галимҗанов), «Таңбатыр» (Күзкәй; мөдире Ландыш Галиева), «Березка», (Яңа пос.; Татьяна Васикова), «Солнышко» (Сосновый Бор; Надежда Андрова) балалар бакчалары; Князево мәдәният йорты (директоры Тамара Тузеева), Иске Җирекле күпфункцияле үзәге (Гөлназ Зарипова), Яңа Бүләк мәдәният йорты (Дилбәр Гыймазетдинова); Түбән Суыксу (Фирдания Шәрипова), Кече Шилнә (Гүзәл Сафина), Мерәс (Гөлназ Габидуллина) фельдшер-акушерлык пунктлары җиңүчеләр буларак билгеләнде, аларга I, II, III дәрәҗә дипломнар, акчалата бүләкләр, ә I дәрәҗә диплом алучыларга күчмә кубоклар да тапшырылды. 
    Төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда катнашучылар районыбызны республикада һәм аннан читтә таныталар. 2020 елда төрле номинацияләрдә җиңүче булганнар сәхнәгә күтәрелде һәм бүләкләр алды. Алар арасында спортчылар Нияз Сәрвәров, Илназ Рамазанов, Мария Захарова, «Ел укучысы» булып танылган Валентин Чернов та (Борды мәктәбе) бар иде. 
    Район халкы тормышын яхшыртуга өлеш керткән хәйриячеләр исә дипломнар, сувенирлар һәм чәкчәк белән бүләкләнделәр. 
    Истәлекле бүләкләр ветераннарга һәм төрле тармакларда эшләүче яшь белгечләргә дә бирелде. 

    ***

    Бәйрәм күтәренке рухта, матур үтте. Слетны оештыручыларның һәм алып баручыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә сәхнә бер генә мәлгә дә буш калмады, чыгыш ясаучылар, бүләкләнүчеләр бер-бер артлы тәртип белән, бернинди тоткарлыксыз тезелеп үтә тордылар. Ә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышлары ямь өстенә ямь иде. Ансамбль җитәкчесе, Тукай премиясе иясе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов залга төшеп Фаил Мисбаховичны «Алмагачлары» көенә җырлатты да әле. Район хезмәтчәннәрен җыеп хөрмәтләве өчен аңа рәхмәт әйтте. 
    Район башлыгы алдынгылар слетына килгән кунакларга, аңа әзерләнүдә һәм оештыруда ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә, эшмәкәрләргә район советы һәм башкарма комитеты исеменнән рәхмәт белдерде. 

     

    Елена Крупнова, Князево мәктәбе директоры: 
    – Мәктәбебез узган уку елы нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты, күчмә кубокка ия булды. Бу безнең коллективыбызның һәм акыллы балаларыбызның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Мәктәпнең эше күпкырлы, һәм ул төрле яклап бәяләнә дә, укучыларның өлгереше генә түгел, олимпиада һәм конкурсларда җиңүләр дә исәпкә алына. 
    Князево мәктәбе моңа кадәр дә сынатмады, 2018 елда без 2нче, 2019 елда 3нче урынга чыккан идек. Тырышлыгыбызны күрә һәм бәялиләр икән, бу безнең коллективыбыз өчен дә, укучылар өчен дә дәрәҗә. Ә кубок киләсе елның февраленә кадәр бездә булачак, белеп булмый, бәлки ул бездә калыр да. Күчмә кубоклар, минемчә, коллективлар өчен яхшы стимул булып хезмәт итә. 

     

    Фирдания Шәрипова, Түбән Суыксу фельдшер-акушерлык пункты мөдире: 
    – 2020 ел барыбыз өчен дә мәшәкатьле булды, фельдшерларга киеренке шартларда эшләргә туры килде. Безнең фельдшерлык пункты эшен югары бәяләп, күчмә кубок тапшырылу хезмәтебезгә тагын да җаваплырак карарга этәрә. Коронавирустан саклану ысулларын аңлату бүгенгәчә актуаль булып кала. Диспансерлаштыру үтәргә тиешле кешеләрне барлап, кайчан һәм ничек тикшеренергә икәнлеген төшендерәбез. Авыл фельдшерлары барысы да тырышып эшли, бернинди кыенлыкларга карамастан, һәрвакыт кешеләр сәламәтлеге сагында.

    Слеттан барлык фотоларны моннан карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: