3 март 2021 яңалыклары
-
Акча алу өчен гариза язарга кирәк
Ана капиталы исәбен-нән айлык акча алучы гаиләләргә хәзер түләүләрне алга таба дәвам иттерү өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк булачак. Түләүләрне автомат рәвештә дәвам итү тәртибе узган елның апрель аенда коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә кертелгән иде. Гариза бирү системасы исә 2 марттан яңартылды. Аны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Гаризалар шулай ук клиент хезмәте күрсәтү офисларында, күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.
-
Хатынына балта күтәргән
Узган атнада Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 109 гариза кергән. Аннан алдагы атнада бу сан 201 булган.
-
Сөт саву арта
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 1 мартка район буенча тәүлеклек савым 89,1 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 5,5 тоннага артык.
-
Газ белән агуланганнар
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тукай районының Яңа поселогында Мирный урамындагы шәхси йортта газ белән агулану очрагы теркәлгән. Йортта өч кеше яшәгән. 1954 һәм 1978 елгы хатын-кызлар үлгән, 1981 елгы ир-ат аңына килгән, бүген ул больницада.
-
Юристка сорау бирегез
Газетада «Юристка сорау бирегез» дигән рубрика эшли башлый.
-
Коррупциягә каршы
Татарстанда 2020 ел дәвамында коррупцион юнәлештәге 1098 җинаять теркәлгән. Ришвәтчеләр барлыгы 400 млн сумнан артык зыян китергән. Бу турыда республика коррупциягә каршы көрәш буенча координация комиссиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
-
Һәр эшне – күңел җылысы белән
«Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.
-
Районның туристик командаларының традицион 3 слеты узды
Кышкы чаңгы туризмының комплекслы-катнаш маршруты сынау булды.
-
Прививка ясау дәвам итә
Район үзәк больницасына коронавирус инфекциясенә каршы беренче һәм икенче компонент вакцина бүгенгә 480шәр данәдә кайтарылган. 403 кеше беренче компонент вакцинаны ясатырга өлгергән, 132 кеше икенче компонентны да ясаткан. Вакцина федераль бюджет хисабыннан – бушлай ясала.