Узган атнада Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 109 гариза кергән. Аннан алдагы атнада бу сан 201 булган.
21 февральдә Маленькая страна поселогында 38 яшьлек ир-ат 31 яшьлек хатынына үтерү белән янап балта күтәргән. РФ Җинаятьләр кодексының 119 маддәсе 1 өлеше буенча әлеге иргә карата җинаять эше кузгатылган.
25 февральдә хокук саклаучылар Яр Чаллы шәһәрендә 24 яшьлек егетне наркотиклар белән тоткарлаганнар. Менделеевскида яшәүче бу ир-ат порошок хәлендәге төргәкне куртка кесәсендә тоткан.
Круглое Поледа яшәүче 40 яшьлек ир-ат административ күзәтчелек белән бәйле чикләүләрне бозган.
Район кибетләрендә пандемия чорында битлекләр кимәүнең 44 очрагы ачыкланган.
Нет комментариев