Сак каникуллар
Көзге каникул көннәрендә балаларның лагерьларда ялы оештырылды. «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Олимпионик» дигән смена ачылды. Бирегә район мәктәпләреннән сәләтле, олимпиадаларда катнаша торган 50 бала җыелды. Алар лагерьда сәламәтлекләрен генә түгел, үзләре яраткан фәннәрдән белемнәрен дә ныгыта.
Районда 2 ноябрь-дән мәктәп яны лагерьлары да эшли: 20 белем бирү учреж-дениесендә 804 бала ял итә. Аларның ялы ничек оештырылган? Шул турыда кызыксынып, Бәтке гомуми урта белем бирү мәктәбендә булып кайттык.