«Газета ул – бер көндә тарих язу»
Чишмә башы
Моннан 44 ел элек, 1976 елның 28 августында, «Якты юл» газетасының беренче саны басылып чыга. 1960 елдагы газеталарны «эреләндерү» (берләштерү) сәясәте вакытында Чаллы төбәгендә саф татар телендә чыга торган «Коммунизм байрагы» газетасы Алабуга каласына күчерелгән була. 1963 елда ул аннан кабат Чаллыга кайткач, рус телле газетадан тәрҗемә газетасына әверелә. Ул чагында Чаллы районы дип йөртелгән шәһәр яны территориясендә зур төзелешләр башлана. Төзелешкә татар авылларыннан яшьләр агыла, тормыш кайнаган төбәккә язучылар күченеп килә. Шундый зур колачлы төзелеш барган, татарлар күпләп яши торган төбәктә татар телендә газета чыгару зарурлыгын тормыш үзе таләп итә. Шулай итеп, 1976 елда саф татар телендә «Якты юл» газетасын чыгару турында карар кабул ителә. Газетаның беренче саны чыккан көн нәшер итүчеләр өчен дә, укучыларыбыз тормышында да истәлекле вакыйга була.
Бу көннәрдән соң 44 ел дүрт ел гомер үтте. Илебез тормышында җитди үзгәрешләр булды. «Якты юл»ны башлап җибәргән журналистларның күпчелеге якты дөньяда юк инде. Ә алар калдырган мәктәп, каләм яктысы яши. Газета уңга-сулга тайпылмыйча, туры юлын дәвам итә, ул район тормышының көзгесе, чын халык трибунасы.
Бүген сүзебез газетабыз ветераны, бик күп мәртәбәле исемнәр иясе Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин турында.