Урак комбайннар парадыннан башлана
Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында, узган шимбә көнне районыбызның сигез хуҗалыгының техника мәйданчыгында комбайннар парады узды. Урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде.
Иң беренче чиратта комбайннарның герметиклыгы – бодайның коелу-коелмавы каралды, аннары техник торышын күзәтү идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре барланды, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык чараларына (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булу), комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарына, механизаторларның өстендә махсус форма булуына игътибар ителде. Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына һәм ярдәмчеләренә урында ук 1000ешәр һәм 500әр сум күләмендә премия тапшырылды.