2 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында наркоманнар саны кимегән, ләкин, нигездә, үлүчеләр исәбенә
Бүген район хакимиятендә үткән наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында үзәк больницаның табиб-наркологы Раил Богданов шулай дип белдерде. 31 майга районда наркомания буенча профилактик исәптә - 27, диспансер исәбендә 34 кеше тора. Наркоманнарның иң күбе - Круглое Поле поселогында. Анда бүгенге көндә наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы 23 кеше теркәлгән. Аннан...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең өченче катнашучысы
Иштирәк авылыннан Гөлнур Хәсәншина. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мин авылда социаль хезмәткәр булып эшлим. Көн саен гаиләмне тәмле, төрле-төрле, файдалы ризыклар белән сыйларга яратам. Мин сезгә бик тиз һәм җиңел эшләнелә торган эремчек пилмәне (вареники) пешерү ысулын тәкьдим итәм. Камыр өчен: 1 чашка су, 3 стакан он,...
-
Сабыйларга бәйрәм бүләк иттеләр
Күркәм традиция буенча бүген Мәләкәс авылында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе узды. Әлеге бәйрәм инде күптәннән барлык балаларның яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Аны һәрбер бала ел сан көтеп ала, һәрбер бәйгедә катнашырга атлыгып тора. Сабан туе үтәсе мәйданчыкта чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Сабыйлар әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп...
-
Шилнәбашта балаларны яклау көне чын бәйрәм булды
Шилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йортында 1 июньдә балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үтте. Чара матур итеп бизәлгән фойеда барды. «Шар-шоу» дип аталган концерт программасын алып баручы Нурзилә Бариева ачты, ул балаларны көтеп алынган җәйге каникуллар башлану белән котлады. Балалар җырларын әкият геройлары да бүлде. Алар арасында бәйрәмне бозарга теләүчесе дә,...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең икенче катнашучысы
Шилнәбаш авылыннан Ләйсән Мәрдәнова. Аның хаты болайрак иде: - Мин ашарга әзерләргә, бигрәк тә камыр ризыкларын пешерергә яратам. Улларымның яраткан ашы «борщ», ягъни «кызыл аш». Ул минем бик тәмле килеп чыга. Ял көннәрендә мин камыр ризыкларының төрлесен пешерәм, шулар арасында өчпочмак, кыстыбый, шәңгә, пицца бар. Ураза аендә көндә пешеренергә туры...
-
Газетадан дәресләрдә дә бик еш файдаланабыз, диләр Боерган укытучылары
2017 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясенең соңгы аена кердек. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының киләсе яртыеллыкка 2 меңгә якын абунәчесе бар инде. Район басмасына почта бүлекләре аша да, Интернеттан да, редакциягә килеп тә язылырга мөмкин. Атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546...
-
Чәчелгән культураларга салкын һава зыян китермәгән, әмма үсеп китүләрен тоткарлый
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район буенча бер көн эчендә 79 тонна сөт җитештерелә. Бер шартлы башка - 14,5 литр сөт дигән сүз. Сыерларның нәтиҗәлелеге югары булуы белән алдынгылар рәтендә «Ирек» җитештерү кооперативы бара. Биредә бер шартлы башка 20 литр сөт савыла. Аннан азга гына Сәйдәшев...
-
Салават Миңнеханов кайсы җиренә операция ясаткан?
Салават Миңнеханов Казанның бер клиникасында операция ясаткан. Хәлен белергә теләп үзенә шалтыраттык. "Гүзәлемне Төркиягә озаткач, сәгать 8гә хастаханәгә килдем. Операция ярдәмендә борын кимерчәген турайттылар. Наркоз белән ясадылар. Хәлем яхшы, Аллага шөкер", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Салават Миңнеханов. "Мин тамак шешеп, борын тыгылып, суык тидереп бик еш интектем. Бервакыт танылган...