Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газетадан дәресләрдә дә бик еш файдаланабыз, диләр Боерган укытучылары

2017 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясенең соңгы аена кердек. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының киләсе яртыеллыкка 2 меңгә якын абунәчесе бар инде. Район басмасына почта бүлекләре аша да, Интернеттан да, редакциягә килеп тә язылырга мөмкин. Атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546...

Зур булмаган район өчен бүгенге күрсәткечебез начар түгел, әлбәттә. Язылу кампаниясе тәмамланганчы әле ул сан тагын да артыр дип өметләнәбез. Җәмгыятькә көннән-көн ныграк Интернет үтеп керә барган чорда, җитмәсә, кәгазьдәге басманың бәясе дә язылу чоры саен күтәрелеп торганда, абунәчеләр җыю торган саен кыенлаша. Сер түгел, күп яшьләр акча чыгарып язылып торганчы газетаның электрон вариантын укуны кулайрак күрә.

Язылу кампаниясе барышында редакция хәбәрчеләренең, авылларда булып, иң тугры абунәчеләребез белән аралашу гадәте бар. Боерган авыл җирлегендә дә бар андыйлар. Биредә ветераннарны һәм инвалидларны газетага яздыруда ярдәм итүче иганәчеләр юк, һәркем үз көче белән языла. Бүгенге көндә биредә район басмасы 111 йортка килә, икенче яртыеллыкка язылу планының әлегә 70 проценты үтәлгән.

«Республика басмаларын бераз киметергә туры килсә дә, «Якты юл»ны алабыз инде, - диләр мәктәп укытучылары Айгөл Әхмәтова, Гөлчәчәк Гыйләҗева һәм Илгизә Шәйхуллина. - Чөнки райондагы бар яңалыкны шуннан белеп торабыз. Һөнәребез дә шуны таләп итә - безгә җирлектәге вакыйгалардан хәбәрдар булмыйча һич ярамый. Шул вакытта газета ярдәмгә килә дә инде. Әлбәттә, сайтны да һәрвакыт карап торабыз. Укучылар да сайтка һәрдаим керә, укыйлар, фотолардан үзләрен эзлиләр. Газетадагы мәгълүматларны тәрбия сәгатьләрендә дә файдаланабыз. һәр тема - авыл хуҗалыгымы ул, икътисадмы, мәгарифме, мәдәниятме, сәламәтлек саклау тармагымы, оператив материаллармы - барысы да дәресләрдә кулланыла. Безгә газета кирәк, кәгазь вариантның әле басылып торуын телибез», - диләр алар.

Почта бүлекчәсе мөдире Гүзәлия Шәмсетдинова авылда бер алдырган кешенең газетага һәрвакыт язылуын билгеләп үтә. «Боерганлылар аеруча җомга санын ярата, күбрәк шунысына өстенлек бирәләр. Аңа аерым язылу мөмкинлеге булу бик отышлы. Ләкин менә авылдашларны бәянең күтәрелүе генә борчый», - ди ул.

Нишлисең, бәяләр кайда да үсеп тора. Ә кешегә рухи азык та бик кирәк. Район басмасы укучыларына хәбәрләр җиткереп кенә калмый, авыллардагы вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар, кызыклы хәлләр турында да сөйли, танылган авторларның тормышчан хикәяләрен дә бастыра, республика яңалыкларын да тәкъдим итә, бакча үстерергә, аш-су пешерергә дә өйрәтә. Бер ай вакыт күп түгел, үтә дә китә. Язылмый калганнар - соңламагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев