Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең өченче катнашучысы

Иштирәк авылыннан Гөлнур Хәсәншина. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мин авылда социаль хезмәткәр булып эшлим. Көн саен гаиләмне тәмле, төрле-төрле, файдалы ризыклар белән сыйларга яратам. Мин сезгә бик тиз һәм җиңел эшләнелә торган эремчек пилмәне (вареники) пешерү ысулын тәкьдим итәм. Камыр өчен: 1 чашка су, 3 стакан он,...

Иштирәк авылыннан Гөлнур Хәсәншина. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады:

- Мин авылда социаль хезмәткәр булып эшлим. Көн саен гаиләмне тәмле, төрле-төрле, файдалы ризыклар белән сыйларга яратам. Мин сезгә бик тиз һәм җиңел эшләнелә торган эремчек пилмәне (вареники) пешерү ысулын тәкьдим итәм.

Камыр өчен: 1 чашка су, 3 стакан он, 1 аш кашыгы сыек май, 1/2 бал кашыгы тоз кирәк.

Эчлек өчен: 300-500 грамм эремчек, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1-2 йомырка сарысы кирәк. Камыр басар өчен онга чеметем тоз салабыз, аннары су, соңыннан барысын да бергә яхшылап болгатабыз. Сыек май салып, камыр басабыз. 10-15 минут басырга кирәк. Камырны пленкага салып, 30 минутка калдырып торабыз. Хәзер эчлекне ясыйбыз. Эремчеккә шикәр комы, йомырка сарысы салып, яхшылап болгатабыз. Камырны җәеп, аннары өлешләргә бүлеп, пилмән ясаган кебек бөтереп, эремчек пилмәне ясыйбыз. Тозлы суда кайнап чыккач, пилмәннәрне 3-5 минут пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын, кадерле дуслар, - диелгән иде Гөлнур ханымның хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев