Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта балаларны яклау көне чын бәйрәм булды

Шилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йортында 1 июньдә балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үтте. Чара матур итеп бизәлгән фойеда барды. «Шар-шоу» дип аталган концерт программасын алып баручы Нурзилә Бариева ачты, ул балаларны көтеп алынган җәйге каникуллар башлану белән котлады. Балалар җырларын әкият геройлары да бүлде. Алар арасында бәйрәмне бозарга теләүчесе дә,...

Шилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йортында 1 июньдә балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үтте. Чара матур итеп бизәлгән фойеда барды. «Шар-шоу» дип аталган концерт программасын алып баручы Нурзилә Бариева ачты, ул балаларны көтеп алынган җәйге каникуллар башлану белән котлады. Балалар җырларын әкият геройлары да бүлде. Алар арасында бәйрәмне бозарга теләүчесе дә, яхшы күңеллесе дә бар иде. Аннары Ириска һәм Хохотушка исемле бу геройлар белән балалар да дуслашты, алар биргән табышмакларны чиштеләр, уеннар һәм конкурсларда катнаштылар. Чара барышында «Библиояз» фестивалендә катнашкан укучыларга сертификатлар һәм дипломнар да тапшырылды. Авылның нәни артистлары Лиана Султанярова һәм Татьяна Васина тамашачыларга үз җырларын бүләк итте. «Родничок» бию төркеме «Лучше всех» һәм «Флеш-моб» биюләрен башкарды. Балалар һава шарларында рәсемнәр ясадылар, алар белән төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында асфальтка рәсемнәр төшерделәр. Соңыннан барлык балаларга да тәмле күчтәнәчләр бирелде, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Л. Мәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев