Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында наркоманнар саны кимегән, ләкин, нигездә, үлүчеләр исәбенә

Бүген район хакимиятендә үткән наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында үзәк больницаның табиб-наркологы Раил Богданов шулай дип белдерде. 31 майга районда наркомания буенча профилактик исәптә - 27, диспансер исәбендә 34 кеше тора. Наркоманнарның иң күбе - Круглое Поле поселогында. Анда бүгенге көндә наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы 23 кеше теркәлгән. Аннан...

Бүген район хакимиятендә үткән наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында үзәк больницаның табиб-наркологы Раил Богданов шулай дип белдерде. 31 майга районда наркомания буенча профилактик исәптә - 27, диспансер исәбендә 34 кеше тора. Наркоманнарның иң күбе - Круглое Поле поселогында. Анда бүгенге көндә наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы 23 кеше теркәлгән. Аннан кала, Бәтке (9 кеше),«Татарстан» совхозы поселогы (4 кеше) тора. Кечкенә генә һәм шәһәрдән шактый читтә урнашкан Останковода да 2 кеше профилактик һәм 1 кеше диспансер исәбендә тора. Быел гына Иске Дөрештә, «Татарстан» совхозы поселогында, Олы Шилнәдә һәм Кече Шилнәдә берешәр кеше исәпкә бастырылган. Соңгы ике айда гына да наркотиклар кулланудан 4 кеше үлгән. Бу коточкыч күрсәткеч. Үлүчеләр Круглое Поледан, Бәткедән Түбән Суыксудан һәм Нефтебаза поселокларыннан, дип белдерде табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев