Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең икенче катнашучысы

Шилнәбаш авылыннан Ләйсән Мәрдәнова. Аның хаты болайрак иде: - Мин ашарга әзерләргә, бигрәк тә камыр ризыкларын пешерергә яратам. Улларымның яраткан ашы «борщ», ягъни «кызыл аш». Ул минем бик тәмле килеп чыга. Ял көннәрендә мин камыр ризыкларының төрлесен пешерәм, шулар арасында өчпочмак, кыстыбый, шәңгә, пицца бар. Ураза аендә көндә пешеренергә туры...

Шилнәбаш авылыннан Ләйсән Мәрдәнова. Аның хаты болайрак иде:

- Мин ашарга әзерләргә, бигрәк тә камыр ризыкларын пешерергә яратам. Улларымның яраткан ашы «борщ», ягъни «кызыл аш». Ул минем бик тәмле килеп чыга. Ял көннәрендә мин камыр ризыкларының төрлесен пешерәм, шулар арасында өчпочмак, кыстыбый, шәңгә, пицца бар. Ураза аендә көндә пешеренергә туры килә, чөнки авыз ачканда өстәл бәйрәмчә әзерләнгән булырга тиеш дип уйлыйм.

Минем улларым Илдус белән Ильяс камыр-батыр малайлар, бигрәк тә кыстыбыйны бик яраталар. Мин аларның теләге буенча кыстыбыйның төрлесен пешерәм. Алар мин пешергән һәр ризыкны яратып, тәлинкәләрен ялтыратып, ашап бетерәләр. Уйлавымча, хуҗабикәләр өчен шуннан да рәхәтрәк бер нәрсә дә юк! Бу юлы сезгә балаларымның яраткан кыстыбый рецептын тәкъдим итәсем килә. Бу рецепт бик гади. Үзенчә «Ялкау кыстыбые» дип аталса да, иң тәмлесе булып санала.

Бәрәңгене пешереп, суын түгәбез. Аннары аңа сөт, ак май салып кайнатабыз да, төябез. Бер йомырка салып, болгатабыз. Камыр басып, зур кыстыбый (ягъни токмач баскандагы шикелле олы җәймә) ясыйбыз. Шул зур кыстыбыйны кискәлибез. Кызган табага май салып, һәрбересен дә кыздырабыз.

Аннары исә тәмләп ашарга гына кала, - дип уртаклаша Ләйсән Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев