Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчелгән культураларга салкын һава зыян китермәгән, әмма үсеп китүләрен тоткарлый

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район буенча бер көн эчендә 79 тонна сөт җитештерелә. Бер шартлы башка - 14,5 литр сөт дигән сүз. Сыерларның нәтиҗәлелеге югары булуы белән алдынгылар рәтендә «Ирек» җитештерү кооперативы бара. Биредә бер шартлы башка 20 литр сөт савыла. Аннан азга гына Сәйдәшев...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район буенча бер көн эчендә 79 тонна сөт җитештерелә. Бер шартлы башка - 14,5 литр сөт дигән сүз. Сыерларның нәтиҗәлелеге югары булуы белән алдынгылар рәтендә «Ирек» җитештерү кооперативы бара. Биредә бер шартлы башка 20 литр сөт савыла. Аннан азга гына Сәйдәшев исемендәге хуҗалык калыша: бер сөтлебикә көненә 19 литр сөт бирә. Тулаем савымга килгәндә, көн саен 11-12 тоннадан артык сөт «Чаллы яшелчәсе+», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда һәм «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә савыла.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов сүзләренчә, барлык хуҗалыклар да малларны җәйләүләргә чыгарды. Бу - «Гигант», «Ярыш», «Чаллы яшелчәсе+», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Ирек», «Камский», «Биклән», җитештерү кооперативлары һәм «Вильданов», «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыклары.

Игенчелек мәсьәләсенә килгәндә, районда чәчү эшләре төгәлләнде, дип әйтергә була. Район хезмәтчәннәре соңгы гектарларда кукуруз чәчәләр. Калган культураларны чәчү сыйфатлы башкарылган һәм барысы да шытып чыгарга өлгергән. Районда төнлә һава торышы минус 4 градуска кадәр төшкән иде. Әлеге температура төрле бөҗәкләрнең чыгуын туктатып тора торуын, шулай да җирдәге салкын температура авыл хуҗалыгы культураларына минераль азык алу мөмкинлеген бирми, аларда азотка ачыгу күзәтелә, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча белгече Галимҗан Шәйморатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев