«Прибрежный»да ике көндә өч мунча, бер йорт янды
Район территориясендә урнашкан бакча йортларының мунчаларында соңгы вакытта янгыннар еш чыга. Сәбәпләре, нигездә, мичләрнең, төтен юлларының, электр үткәргечләрнең төзек булмавында. Соңгы ике янгын узган ялларда «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә теркәлде. 7сеннән 8 майга каршы төндә бер дача хуҗалыгының мунчасында чыккан янгын күршедәге мунчага үрли. Нәтиҗәдә ике бина да янып бетә. 8...