Безнекеләр Түбән Каманы тота
Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының күчмә утырышы узды.
Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Бюро әгъзалары, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның халык укытучысы, Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина, тарихчы, галим Дамир Исхаков, Бөтендөнья татар эшмәкәрләре оешмасы Башкарма директоры Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Түбән Кама районы җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, конгрессның мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, АКШтан килгән галим Юлай Шамил углы, конгрессның Татарстан районнарыннан килгән бүлекчә җитәкчеләре, милли активистлар катнашты.
Кунаклар өчен бик бай программа әзерләнгән иде. Башта Халыклар дуслыгы йортында булып, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама җирле бүлекчәсенең эшчәнлеге белән якыннанрак таныштык. Аннан соң Түбән Кама шәһәренең 76нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар көче белән әзерләнгән «Аулак өй» тамашасын карадык. Бакый Урманче исемендәге 2нче санлы гимназиясендә булып «Көйле моңлы татар җыры» дигән балалар җыр бәйгесенең гала-концертын тамаша кылдык. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы белән һәм Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханә белән дә таныштык, Тукай паркында бөек шагыйребезнең һәйкәленә чәчәкләр салдык. Көннең икенче яртысында шәһәр хакимияте бинасында Бюроның пленар утырышы узды. Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Айдар Метшин залга җыелган Бюро әгъзаларын һәм активистларны сәламләп бүгенге утырыш эшендә уңышлар теләде. Биредә туган телебезне, миллилекне саклау турында сүз алып барылды.
Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап сибелгән татар халкын берләштерүгә үзенең лаеклы өлешен керә. Оешма үткәргән зур проектлар турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сөйләде. Федераль Сабан туйлары үткәрү, татар эшмәкәрләре, яшьләр җыеннары уздыру, хатын-кызларның «Ак калфак» оешмасы эшләп китү - болар барысы да шул эшчәнлекнең ачык дәлиле.
Туган телне саклыйк, дип күп сөйлибез, әмма моңа кызыксындырырлык шартлар җитми. Бүген татар телен белмичә дә әйбәт кенә эшләрдә эшләргә, рәхәтләнеп яшәргә дә мөмкин. Әлеге җәһәттән Разил әфәнде Вәлиев дәүләт хезмәтенә урнашучылар өчен билгеле бер күләмдә татар телен белүне мәҗбүри итү турында таләпләр каралуы хакында әйтте.
ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында якташларын сәламләп, төп басымны туган тел, ана телен саклауга ясады. Түбән Камада, кайда гына булсак та, милли рухның көчле булуы ярылып ята. Балалар да, өлкәннәр дә саф татар телендә сөйләшә. Биредә җирле оешманың эше югары дәрәҗәдә оештырылган. Шәһәрдәге милли мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы очракларда Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы үз сүзен әйтә һәм карар кабул итүдә зур роль уйный. Ә аны безнең якташыбыз, Чыршылы авылында туып үскән Рөстәм әфәнде Ганиев җитәкли. Тынгысыз, актив Рөстәм әфәнде үз янына шундый янар йөрәкле фикердәшләрен дә туплый алган. Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы - җәмәгать оешмасы. Исәп-хисап счетлары, акчалары юк. Әмма шулай булуга карамастан, милләт җанлы эшмәкәрләр ярдәме белән бик күп эшләр башкаралар. Рөстәм Ганиев, «Шинник» спорт комплексы директоры буларак, үзе керткән хәйрия ярдәме исәбенә «Көйле моңлы татар җыры» балалар җыр бәйгесе үткәрә. Анда җиңүчеләр милли кием комплектлары белән бүләкләнә. Безгә дә әлеге бәйгенең гала-концертын күрсәттеләр. Милли киемнәр, балаларның ихлас чыгышлары сокландырды.
- Мин гомерем буе татар халкының уңганлыгына, булганлыгына сокланып, милли үзенчәлекләребезне, гореф гадәтләрне сакларга тырышып яшәдем. Бу турыда минем Татар Конгрессының Түбән Кама бүлегендәге эшчәнлегем, әлеге оешма тарафыннан үткәрелгән чаралар сөйли, - ди Рөстәм Ганиев.
Моннан тыш, җырлар туплап, дисклар чыгару, башка бик күп төрле чараларны башлап йөрү белән бергә аларны финанслауга үз өлешен кертә, хәйриячеләр дә таба белә. Даны еракларга киткән «Җидегән чишмә» музыкаль-әдәби берләшмәсенең 35 еллыгына багышланган чара да истә калырлык мизгелләргә бай булды. Татар дөньясына, мәдәнияткә, сәнгатькә, әдәбиятка дистәләгән танылган язучы, артист, сүз осталары биргән шушы иҗади казан турында ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев болай ди:
- «Җидегән чишмә» кебек зур эш эшләгән оешма тагын кайда бар икән? Телгә кайда да өйрәнергә була, әмма күңелләребезгә татар рухын иңдерү «Җидегән чишмә» кебек берләшмәдә генә була торгандыр.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәм, Түбән Камада телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә җитди эш алып барыла һәм аның башында безнең якташыбыз Рөстәм Ганиев тора. Үзебезнең җирлектән чыккан мондый милләтпәрвәр ир-егетләребез белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Бу очрашудан биредәге күркәм үрнәкләрне үзебездә дә кулланырга кирәк дигән ихлас уйлар белән кайттым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев