«Якты юл»га иң беренче булып язылам. Һәр санын көтеп алам», – ди Миңненур әби
12 майда почта бүлекләрендә «Якты юл» («Светлый путь») газеталарына ташламалы бәядән язылу башланды. Акция 22 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә укучыларыбыз 2016 елның икенче яртысына газетабызга 10 процент ташлама бәядән языла ала. Димәк, 2016 елның алты аена «Якты юл» («Светлый путь») газеталарына тулысынча язылу бәясе 588 сум урынына...
Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда матбугатка язылу авыр бара. Моңа сәбәпләр эзләгәндә, алар, әлбәттә, бик күп. Беренчедән, радио-телевидение каналларының да саны арта, икенчедән, Интернет чолгавы көннән-көн тормышыбызда күбрәк урын ала бара. Хәтта виртуаль өлкәдә Интернет газета-журналларның, аларга кагылышлы сайтларның исәбе-хисабы юк дисәк тә була. Билгеле, вакыты аз яшьләр газета-журналларның басма вариантын актарып утырмый, үзенә кирәкне Интернеттан эзләүне кулайрак күрә. Шулай да, җәмгыятебездә өлкән яшьтәгеләр, аннан соң, Интернет челтәрен үз итмәгән кешеләребез барлыгын да онытмыйк. Елдан-ел район газетасы - «Якты юл»ны яздырып, һәрбер санын көтеп алган кешеләр районда бихисап.
Бу җомга санын әзерләгәндә, чәршәмбе көнне, без Теләнче Тамак авылындагы почта бүлекчәсендә булып кайттык. Ишек бусагасында безне мөлаем ханым - почта бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Шәйхетдинова каршы алды. Ул әлеге өлкәдә 28 елдан артык хезмәт куя.
- Биредә, миннән кала, тагын 6 почтальон эшли. Равилә Хаҗиева, Энҗе Шаһиева, Миләүшә Ямалова, Ләйсән Нәҗметдинова, Татьяна Колузаева, Ләйсирә Гобәева - почта бүлегенең тырыш хезмәткәрләре. Теләнче Тамак авыл җирлегендә беренче яртыеллыкта газетага 220 кеше язылды , икенче яртыеллыкта да язылучылар саны кимемәс, киресенчә, артыр дигән өмет бар. Авыл кешеләре район газетасына яратып языла, «Якты юл» - районның бердәнбер басма мәгълүмат чарасы. Ташламалы бәядән язылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмас өчен, кайбер авылдашлар үзләре үк почта бүлегенә киләләр, - ди җитәкче.
Шулай ук, без, Казаклар авылында инде 13 ел почтальон булып эшләүче Миләүшә Ямалова белән дә очраштык. Миләүшә ханым сөйләвенчә, аның кайнанасы - Зөлфия Ямалова Казаклар авылында хатлар ташучы булып 26 елдан артык хезмәт куйган. Ул лаеклы ялга киткәннән соң, аның урынына Миләүшә ханым килгән. Һичшиксез, кар дими, яңгыр дими үз эшен намус белән башкара торганнардан ул. Аның хезмәтен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә авыл халкы газета-журналларны вакытында алып, район тормышы, ил-көн яңалыклары белән таныша, рухи азык туплый. Әле почтальон эше аның белән генә чикләнми шул: пенсияләр тарату, түләүләр кабул итү дисеңме... Әмма никадәр авыр хезмәт булмасын, Миләүшә ханымнан зарлану сүзе ишетмәдек: «Үз эшемне яратам», - ди ул.
Почта бүлекчәсеннән соң, без Миләүшә ханым белән, «Якты юл»ның тугры абунәчесе - 40 елга якын район газетасын яздырып баручы Миңненур Сәлим кызы Габделхакова янына юл тоттык.
- «Якты юл» газетасына беренче көннәрдән үк язылам, менә әле дә киләсе алты ай өчен язылдым, - дип сүз башлады Миңненур әби. - Аңа барлык газеталардан да беренче булып язылам. Район хәбәрләре, төзелешләр хакында, яшьләр тормышы, котлаулар сәхифәсен шуннан укып беләм. Үзебезнең авыл почтальоны Миләүшәне тәрәзәдән үк карап көтеп торам. Газета, пенсия кертүдән кала, хәлемне дә сораштыра, җылы сүзләрен кызганмый ул.
Безне озата чыкканда Миңненур әби: «Район газетасыннан башка үземне күзсез-колаксыз сыман хис итәм. Бөтен яңалыкларны яктыртып барасыз, рәхмәт сезгә», - дип күңелләрне күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев