Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өлкәннәр сәхнә тотты

Өлкәннәр - үзгә халык. Аеруча үзешчән сәнгатьтә катнашучылар. Районда үткәрелгән чараларның һәрберсенә бар тырышлыкларын куеп, көндәшләре белән ярыша-ярыша әзерләнәләр. Алар үзләренә алган һәр эшне зур җаваплылык тоеп, төгәл итеп башкарырга өйрәнгән буын. Ветераннарның «Балкыш» фестивалендә дә бу бик ачык күренде.

Гала-концерт башланганчы ук Түбән Суыксу авылының мәдәният йорты сәхнәсе генә түгел, тирә-ягы да өлкәннәрнең җыр-биюләреннән гөрләп тора иде. Сәхнәгә чыкканчы һәр коллектив, аерым солист үз номерын кабатлап калырга тырыша, бер читтәрәк татар көйләре агыла, икенче якта Кече Шилнәнең «Сударушка»лары сыздыра. Йөзләрендә бәйрәм кәефе. Моның сәбәбе фестивальдә катнашу гына түгел, алда торган Бөек Җиңү бәйрәме дә. Чөнки бу чарада, нигездә, сугыш чоры балалары, аннан соңгы авыр елларда туган, яшьлекләрен, бар гомерләрен районны үстерүгә багышлаган буын чыгыш ясады.

«Бүген районда иң җаваплы чор - язгы чәчү вакыты булса да, без фестивальне үткәрергә карар кылдык. Сез үз вакытында чәчкәнсез дә, ургансыз да, балалар да укыткансыз, район өчен барысын да эшләгәнсез. Кайберләрегез әле бүген дә хезмәттә», - дип, шул фикерне ассызыклады район башлыгы Васил Хаҗиев та. Активлыклары, традицияләрне дәвам итүдә керткән көчләре өчен өлкәннәргә рәхмәтен белдерде.

«Балкыш» фестивалендә катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Теләнче Тамак авылының ветераннар хоры «Картаямыни соң йөрәк?» дип концертны башлап җибәреп, барлык өлкәннәрнең бүгенге күңел халәтен ачып салгандай булды. Җырлаучыларның үз яшьләре өчен тавышлары сокланырлык көчле, шигырь сөйләүчеләрнең - сәнгатьле, фольклор коллективларын инде әйтеп тә торасы юк, сәхнәдә йөри-йөри чарланып беткәннәр. Барысын да санамыйча, иң өлкән катнашучыларның гына исемнәрен атап үтәсе килә. Яңа Бүләктән тыл һәм хезмәт ветераны, 89 яшьлек Рәшидә апа Мирсәетова, ялгышмасам, иң өлкәне булды. Ул бик моңлы итеп җыр башкарды. Шулай ук тыл һәм хезмәт ветераны, КамАЗ төзелеше ударнигы, 84 яшьлек Ләйлә Ризатдиновага үсмер малай булып киенеп, Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасын яттан сөйләде. Сәхнәдәге күз иярмәс хәрәкәтләренә тамашачылар сокланып утырды. Ильбухтинодан 79 яшьлек Нина Сенчонкова сугыш турында такмаклар башкарды. Ул алты бала анасы, беренче дәрәҗә Ана даны медале кавалеры. Бәткедән 79 яшьлек Эльза Лапаева да үз такмаклары белән залдагыларның күңелен яулады. Иске Гәрдәледән 78 яшьлек Нәсия Гыйльмиева «Гомер уза» дип моңлы җыр сузды. Яңа Бүләктән биш ел хәрби диңгез флотында хезмәт иткән 76 яшьлек Гомәр Ханнановның йөгерек хәрәкәтләр белән матрос биюен башкаруы тамашачыда элеккеге моряклар булмый, алар күңелләре белән бүген дә диңгезче дигән фикер калдырды. Гомумән, фестивальдә Җиңү, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы темалары зур урын алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев