26 октябрь 2012 яңалыклары
-
26 октябрь 2012 - 09:29Газетабыз бүләкләрен отучылар кемнәр алар?«Якты юл» («Светлый путь») газетасы коллективы узган язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча бүләкләр уйнатты. Отыш - бәхет эше ул, диләр халыкта. Бүләк ияләре кемнәр соң алар? Бүген сезне бүләк отучылар белән таныштырабыз. Редакция киләчәктә дә бәйге, бүләк уйнатулар үткәрергә исәпли. Газетага язылу икеләтә отышлы булачак. Почта бүлекләренә рәхим итегез.
-
26 октябрь 2012 - 05:48Хәрби хезмәткә кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгать итеп булаХәрби хезмәткә чакырылуда гражданнарга хокукларын якларга ярдәм итү максатыннан, ТР Кеше хокукларын яклау аппараты ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белән берлектә 22 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр халык өчен "кайнар линия" оештыра. Бу чорда аппаратның квалификацияле белгечләре күпсанлы сорауларга җавап бирәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителү, медицина тикшерүе...
-
26 октябрь 2012 - 05:34Татарстан Республикасы Президенты Указы2013 елны Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан итү турында
-
26 октябрь 2012 - 05:32Юбилей барыбызны да бергә җыйдыШушы көннәрдә Кече Шилнә мәдәният йортының 30 еллык юбилеен билгеләп үттек. Күпме бәйрәм-тантаналарның, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән музыкаль кичәләрнең, җылы тәэсирле очрашуларның кабатланмас мизгелләрен саклый бу рухият учагы!
-
26 октябрь 2012 - 05:27Вакытында түләү отышлыракБыелдан алып, Салым түләүчеләр милек салымын елына бер тапкыр һәм 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча түли башлыйлар. Билгеләнгән вакытка милек салымы түләнми икән, бурыч суммасына Россия Федерациясе Үзәк Банкның өстәмә финанслауда кулланылучы ставкасына 1/300 күләмендә пенялар өстәлә. Моннан тыш, салым органы суд карары аша (РФ Салым Кодексының 48 маддәсе) мәҗбүри...
-
26 октябрь 2012 - 05:22Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көч сынаштыСосновый Бор поселогының "Яшьлек" спорт комплексында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышлап спартакиада үтте. Программага милли көрәш, гер күтәрү, армспорт, бау тартышу кебек спорт төрләре кертелгән иде.
-
26 октябрь 2012 - 05:03Белгечләр киңәшләштеШушы көннәрдә "Биклән" җитештерү кооперативында малларны кышкы чорда асрау, сакланышын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Семинар эшендә хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринария табиблары катнашты. Әлеге җаваплы чорда терлекчеләр алдында торган бурычлар турында район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова һәм...
-
26 октябрь 2012 - 05:01Шигърияткә гашыйк безнең балалар17 октябрьдә Шилнәбаш авылының "Тополек" балалар бакчасында "Алтын көз" дип аталган шигърият бәйгесе булды. Өлкән төркем укучылары бу көнгә әниләре һәм тәрбияче апалары белән бергәләп бик җитди әзерләнделәр. Елның шушы кабатланмас ел фасылы турындагы шигырьләрне өйрәнеп, кабат-кабат сөйләп карадылар һәм бик матур итеп чыгыш ясадылар. Сәнгатьле укуга бөтен осталыкларын куеп,...
-
26 октябрь 2012 - 04:58Балалар иминлеген тәэмин итү – төп бурыч18 октябрьдә Теләнче Тамак урта мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучы педагоглар семинарга җыелды. Чара район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиевның чыгышы белән башланды. Кунакка Яр Чаллы шәһәренең 49нчы номерлы кадет мәктәбе тәрбиячесе Зилә Нямаева һәм аның отряды да килгән иде. Алар жыелган кунакларга үз сәләтләрен күрсәттеләр. Теләнче Тамак урта...