Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Белгечләр киңәшләште

Шушы көннәрдә "Биклән" җитештерү кооперативында малларны кышкы чорда асрау, сакланышын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Семинар эшендә хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринария табиблары катнашты. Әлеге җаваплы чорда терлекчеләр алдында торган бурычлар турында район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова һәм...

Район семинарының "Биклән" ҖК базасында узуы очраклы түгел, хуҗалык терлекчеләренең малларны кышкы асрау чорына әзерлеге, абзарлардагы чисталык, тәртип, малларның көрлеге, чыннан да, күпләр өчен үрнәк булырлык. Бөтен тораклар да менә дигән итеп ремонтланган, эче-тышы агартылган. Савым сыерлары абзарына хәтта пластик тәрәзәләр куелган! Түбәсенә, бернинди яңгыр, кар сулары үтмәслек итеп ремонтлап, ялтырап торган профнастил җәйгәннәр. Заманча җиһазланган лаборатория, барлык препаратлар белән тәэмин ителгән ясалма орлыкландыру бүлмәсе, компьютерлаштырылган сөт суыту комплексы - һәммәсе биредә терлекчелек тармагының киләчәген күзаллап, әлеге тармакның хуҗалыкны, авылны яшәтүче ышанычлы гарант икәнлеген аңлап эш йөртүче белгечләр эшләвенә анык дәлил. Бүген хуҗалыкта 964 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 380 баш савым сыер асрала. Көтүне яңарту, нәсел эше белән дә җитди шөгыльләнә башлаганнар бикләнлеләр. Агымдагы елның узган чорында, 2011 ел белән чагыштырганда, 718 центнерга күбрәк сөт җитештерелгән, һәр сыердан 188 килограммга күбрәк сөт савылган. Яшь малларның уртача тәүлеклек артымын соңгы айда 705 граммга җиткергәннәр. Сөт җитештерүнең рентабельлеге 39 процент тәшкил иткән. "Терлек азыгы җитәрлек, һәр шартлы терлеккә 40 центнер азык берәмлеге тупладык. Маллар алдыннан печәнне өзмибез, сенаж-силосны эшкәртеп, баланслап бирергә тырышабыз. Сөт, ит җитештерү бәрабәренә яши бит хуҗалык, техникасын да шул исәптән яңартабыз, хезмәт хакын да шуннан түлибез. Кадрлар проблемасын да акрынлап хәл итәбез. Авылның үзендә генә дистәләгән предприятие эшләп тору һәрдаим халык белән эшләүне, тиешле шартлар тудыруны, лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итүне таләп итә. Бүген хуҗалыкта даими эшләүче механизатор, терлекчеләрнең уртача хезмәт хакы 19 мең сумнан да ким түгел, алдынгы савымчылар аена 35 мең сумга кадәр ала. Хезмәтчәннәребезне кызыксындыру-кайгырту чараларының берсе буларак күптән түгел генә 3 терлекчегә фатир сатып алдык," - диде хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Хәммәтов.

Районның баш ветеринария табибы Әнсар Әбделманов үзенең чыгышында савым көтүен лейкоздан саклау, булганнарын тиз арада дәвалау, профилактика чаралары үткәрүнең зарурлыгына аерып басым ясады. "Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатына таләп бермә-бер артачак, савым көтүен сәламәтләндерү мәсьәләсенә бик җитди карарга кирәк. Сәламәт сыердан гына сәламәт бозау, югары товарлыклы продукция алырга була. Ай саен сыерлардан биохимик анализ алуның көтүнең сакланышын тәэмин итүдәге иң мөһим чара икәнен ветеринария табиблары белән беррәттән хуҗалык җитәкчеләре дә аңласын иде," - диде. Аның фикерен дәвам итеп чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әзерләүләр буенча консультанты Мәсүм Әбдрәшитов реализацияләнә торган сөтнең сыйфатына барлык хуҗалыкларда да бердәй таләпләр куелмавын, тиешле шартлар тәэмин ителмәвен ассызыклады, сыйфат декларациясе турында бик мөһим мәгълүмат җиткерде. Терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар рәтендә терлекчеләрнең сәламәтлеген контрольдә тоту, һәрдаим медицина тикшерүләре узуын тәэмин итү турында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин искәртте, аеруча мигрантларны эшкә алганда игътибарлырак булырга кирәклеген әйтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова район хуҗалыкларында терлекчелек продукциясе җитештерүнең торышына кыскача анализ ясады.

Семинарда катнашучылар шулай ук "Миңнехуҗин" крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар, савым көтүе, яшь маллар асрала торган шартлар, яңа төзелә торган мал торакларында эшнең барышы белән таныштылар, куй сарыклары, атлар асрауның серләре белән кызыксындылар. Фермер Равил Миңнехуҗин шулай ук үз хуҗалыгында ачылган тагын бер тармак - күчереп йөртү өчен уңайлы, җиңел, шул ук вакытта җылылык саклый торган төзелеш материалы җитештерү цехының эшчәнлеге белән таныштырды, "Пенополистирол плитәләрнең каркаслы теләсә нинди торак төзүдә, шулай ук мал тораклары өчен алыштыргысыз икәнлеген инде тормыш раслады. 100 башка исәпләнгән сыерлар торагын төзүдә, нигездә, шушы материал кулланыла," - диде. Бу хуҗалыкта да эшне оештыру, чисталык, тәртип һәркемдә уңай тәэсир калдырды.

Чыннан да нинди генә формацияләр, технологияләр алышынмасын, терлекчелек тармагы үзенең асылын югалтмый, яшәешнең иң мөһим чыганакларыннан берсе булып кала. Ә ул тармакны заман таләпләренә җавап бирерлек табышлы, рентабельле итеп алып бару хуҗалык җитәкчесе һәм белгечләрнең уртак эшеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белгечлђр семинар