Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Татарстан Республикасы Президенты Указы

2013 елны Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан итү турында

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү максатларында карар бирәм:

1.2013 елны Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан итәргә.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бер ай вакыт эчендә 2013 елда Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын уздыру буенча төп чаралар планын, аларны уздыру вакытын, җаваплы башкаручыларын, финанслау күләмен һәм чыганакларын күрсәтеп, әзерләргә һәм расларга, шулай ук аны гамәлгә ашыруга контрольне тәэмин итәргә.

3. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарына, җәмәгать берләшмәләренә һәм оешмаларга Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга тәкъдим итәргә.

Реклама

4.ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенә, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенә, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын уздыруны киң яктыртуны тәэмин итәргә.

5. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.

20 октябрь 2012 ел. №ПУ-883.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РТ Экологик культура һәм әйләнәтирә мохитне саклау елы президент указы

2
X