20 октябрь 2017 яңалыклары
-
Гүзәл Әхмәтованың “Сау булыгыз ак каеннар“ җырын удмурт телендә җырлыйлар ВИДЕО
Милләте буенча удмурт булган Николай Анисимов татар җырларын үз телендә яңгырата. Иң кызыгы шунда: ул җырлар удмурт халкында бик популяр. - Гүзәл Әхмәтованың тавыш тембры шулай ук ошый. Кайчан да булса, аның белән күрешеп, аралашып алыр идем. Гүзәлгә һәм аның «Сау булыгыз ак каеннар» җырының авторларына рәхмәтлемен. Мин ул җырны...
-
Кышкы алма согы
Алмаларны юып, урталай яки дүрткә бүлеп, үзәген алабыз. Соксыккычтан чыгарып, ике кат марля аша сөзәбез. Сокны кәстрүлгә салып, утка куябыз. Сок өстенә җыелган күбекне җыеп барырга кирәк. Күбек кимегәч, 1 литр сокка 1 аш кашыгы исәбеннән (әче сортларга күбрәк) шикәр комы салып болгатабыз. Сокны кайнатып чыгарырга яки 80-90 градуска гына...
-
Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында депутатлар башкарма комитет җитәкчесен вазифаларыннан азат итте
Бүген Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясе узды. Көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылган иде - башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаруны йөкләтү. Утырышта барлыгы 46 депутатның 37се катнашты, кворум сакланды. Муниципаль берәмлек башлыгы Васил Хаҗиев башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевтән үз теләге...
-
Бер үк сорау белән ике кеше мөрәҗәгать итте
Кичә Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев, эшлекле сәфәр кысаларында, Тукай районына килде. Аның алдагы көнендә ул Чаллы шәһәре объектларын караган иде. Александр Груничев иртәне Түбән Суыксу мәктәбенең 9-11 сыйныф укучыларына хокукый дәрес уздырудан башлады. Балаларга антимонополия хезмәтенең нәрсә белән шөгыльләнүе, бизнес вәкилләре һәм кулланучыларның нинди борчуларын...
-
«Татарстан» совхозы поселогында урау юл икенче елга ачылачак
25 еллап инде кулланылышта булмаган, авыл халкы бары тик скандинавия йөрүе өчен генә кулланган 4 километрдан артык юл, ниһаять, «Татарстан» совхозы поселогы кешеләре өчен хезмәт итә башлаячак. Зур йөк машиналары авыл аша түгел, ә урау юлдан узачаклар. Юл төзекләндерү, су торбаларын урнаштыру, асфальтның беренче аскы катын салу, юл кырыендагы агачларны...
-
Писарев Владимир Дмитриевич
Район жәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды. Үз эшенең чын остасы, бик яхшы архитектор-төзүче Владимир Дмитриевич Писарев каты авырудан соң вафат булды. В. Д. Писарев 1960 елның 6 сентябрендә Казанда хезмәткәр гаиләсендә туа. 1976-1980 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Укуын 1981-1986 елларда Казан төзүче инженерлар институтында дәвам итә. Аны уңышлы тәмамлагач,...
-
Атналык киңәшмәдә бүләкләделәр
Күптән түгел Кемерово шәһәрендә милли көрәш буенча спорт ярышлары үтте. Анда безнең райондашыбыз, Мәләкәс авылы егете Станислав Адамов 80 килограммга кадәр булган спортчылар белән бил алышып, I урынга лаек дип табылды. Аны бу җиңүе белән район хакимиятенең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев җылы тәбрикләде, алга таба...
-
Очрашуга рәхим итегез
21 октябрь 16 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Мөслим районы якташлары очраша. Зур делегация килә. Ярминкә оештырылачак. Көтеп калабыз. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50, 70-16-24. 0+
-
УДМУРТ ҖЫРЧЫСЫ НИКОЛАЙ АНИСИМОВ: МИНЕМ ТИРӘМДӘГЕ КАЙБЕР ЧИТ ИЛ КЕШЕЛӘРЕ ТАТАР ЭСТРАДАСЫН УДМУРТНЫКЫНА КАРАГАНДА «ПАФОС»ЛЫРАК ДИП САНЫЙ
Хәзер татар җырчылары рус тамашачысының күңелен күрергә омтыла. Elvin Grey, башкорт һәм татар телләреннән кала, русча да җырлар яздыра. Илназ Сафиуллин татар телендәге берничә җырын русчага тәрҗемә итеп башкара. Менә шулай татар җырчылары җырларын русчага әйләндергәндә, милләте буенча удмурт булган Николай Анисимов татар җырларын үз телендә яңгырата. Иң кызыгы шунда:...
-
20 октябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 20 октябрь көнне, Тукай районында алмашынучан болытлы һава. Кояш болыт артыннан сирәк елмаер. Иртәнге якларда вак яңгыр явуы ихтимал, тик төшкә таба инде ул туктар. Бүтән явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы көндез 4 градус җылы, төнлә +1 градус. Җил секундына 7 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә болытлы, явым-төшемсез,...