Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында депутатлар башкарма комитет җитәкчесен вазифаларыннан азат итте
Бүген Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясе узды. Көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылган иде - башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаруны йөкләтү. Утырышта барлыгы 46 депутатның 37се катнашты, кворум сакланды. Муниципаль берәмлек башлыгы Васил Хаҗиев башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевтән үз теләге...
Бүген Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясе узды. Көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылган иде - башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаруны йөкләтү.
Утырышта барлыгы 46 депутатның 37се катнашты, кворум сакланды. Муниципаль берәмлек башлыгы Васил Хаҗиев башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевтән үз теләге белән эштән китү турындагы гариза керүен хәбәр итте. Рәсим Васимович әлеге урында сигез ел ярым эшләде, хезмәтен әле Таһир Хөрмәтуллин вакытында ук башлады. Җиде елдан артык инде ул Васил Хаҗиев командасында булды.
Район башлыгы Рәсим Васимовичка башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерде, һәм әлеге вакыт эчендә бик күп эшләр башкарылды, шулай ук район активы алдында торган бурычлар да бик күп, дип билгеләп үтте. Васил Хаҗиев Рәсим Асылгәрәевка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Җавап сүзендә Рәсим Васимович район активына, авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт сүзләре әйтте.
- Бүгенге көндә район социаль-икътисади үсеш рейтингында республикада дүртенче урында тора. Мин район патриоты булып калачакмын һәм киләчәктә дә аның уңышларын күзәтеп барачакмын, - дип белдерде Рәсим Асылгәрәев.
Депутатлар Асылгәрәев Рәсим Васимовичның эштән китү карарын кабул итте һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Таһир кызы Гыйззәтуллинага тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев