Атналык киңәшмәдә бүләкләделәр
Күптән түгел Кемерово шәһәрендә милли көрәш буенча спорт ярышлары үтте. Анда безнең райондашыбыз, Мәләкәс авылы егете Станислав Адамов 80 килограммга кадәр булган спортчылар белән бил алышып, I урынга лаек дип табылды. Аны бу җиңүе белән район хакимиятенең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев җылы тәбрикләде, алга таба...
Күптән түгел Кемерово шәһәрендә милли көрәш буенча спорт ярышлары үтте. Анда безнең райондашыбыз, Мәләкәс авылы егете Станислав Адамов 80 килограммга кадәр булган спортчылар белән бил алышып, I урынга лаек дип табылды. Аны бу җиңүе белән район хакимиятенең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев җылы тәбрикләде, алга таба да яңадан-яңа үрләр яулавын теләп калды. Шулай ук киңәшмә вакытында Теләнче Тамак авылының яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Рамил Закировка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев