Писарев Владимир Дмитриевич
Район жәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды. Үз эшенең чын остасы, бик яхшы архитектор-төзүче Владимир Дмитриевич Писарев каты авырудан соң вафат булды. В. Д. Писарев 1960 елның 6 сентябрендә Казанда хезмәткәр гаиләсендә туа. 1976-1980 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Укуын 1981-1986 елларда Казан төзүче инженерлар институтында дәвам итә. Аны уңышлы тәмамлагач,...
Район жәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды. Үз эшенең чын остасы, бик яхшы архитектор-төзүче Владимир Дмитриевич Писарев каты авырудан соң вафат булды.
В. Д. Писарев 1960 елның 6 сентябрендә Казанда хезмәткәр гаиләсендә туа. 1976-1980 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Укуын 1981-1986 елларда Казан төзүче инженерлар институтында дәвам итә. Аны уңышлы тәмамлагач, архитектор белгечлеге белән Тукай районы башкарма комитетының баш архитекторы итеп җибәрәләр. 1986-2006 елларда ул районның архитектура йөзен үзгәртү өчен җиң сызганып эшли. Оста белгечне Казанга архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең район архитекторлары бүлеге башлыгы итеп чакыралар. Эшне зур төгәллек һәм осталык белән башкаруы аркасында коллективта зур абруй казана.
2010 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Владимир Дмитриевич Писарев Тукай районы башкарма комитетының баш архитекторы иде. Аның җитәкчелегендә районыбызда бик матур биналар - мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт корылмалары, парклар төзелде.
Эшчәнлеге югары бәяләнде. Казанның 1000 еллыгы истәлек медале, ТРның төзелеш, архитектура, торак коммуналь хуҗалыгы Министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм Казан шәһәре, Тукай районы башкарма комитетларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Искиткеч тыйнак, кешелекле һәм тирән белемле хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.
В. Г. Хаҗиев, Р. И. Закиров, Р. Т. Гыйззәтуллина, И. Х. Авзалова, Х. Г. Газизова, В. В. Подъячев, Г. Г. Хәйруллин, Г. С. Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев