Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан» совхозы поселогында урау юл икенче елга ачылачак

25 еллап инде кулланылышта булмаган, авыл халкы бары тик скандинавия йөрүе өчен генә кулланган 4 километрдан артык юл, ниһаять, «Татарстан» совхозы поселогы кешеләре өчен хезмәт итә башлаячак. Зур йөк машиналары авыл аша түгел, ә урау юлдан узачаклар. Юл төзекләндерү, су торбаларын урнаштыру, асфальтның беренче аскы катын салу, юл кырыендагы агачларны...

«Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Чаллы шәһәре филиалы директоры Андрей Барсуков әйткәнчә, «Татарстан» совхозы поселогында урау юл төзелеше эшләренә 2017 ел өчен 50 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Быелга планлаштырылган эшләр инде төгәлләнеп килә. Юлчылар иң әүвәл юл кырыйларын басып бетергән агач-куакларны кисеп чыкканнар. Бүгенге көндә шулай ук күтәртелгән юлның нигезен ясау эшләре дә төгәлләнгән. Яңа технология буенча вак таш түгел, аның урынына ком һәм цемент җәелә, дип аңлатты юл остасы Айгиз Вәлиев. Һәр эшнең үз бригадасы бар. Кемнәрдер экскаватор, кран ярдәмендә юл аркылы узучы су үткәрү торбаларын урнаштыра, кемнәрдер асфальт сала. Ә «Татарстан» совхозы поселогы егете Айнур Хуҗин «Татавтодор»да су машинасы йөртүчесе булып эшли.

- Асфальтны тигезләүче катокларга эшләү өчен су кирәк. Сусыз алар асфальтка ябышып калачаклар, - диде Айнур.

Прораб булып эшләүче Илнар Рафиков биредә башкарылган эшләрнең һәр этабын сөйләде. Иртәнге алтыдан эшкә тотыналар, караңгы төшкәнче эшлиләр. Төшке ашны да эшчеләргә эш урынына алып киләләр.

- Нинди дә булса берәр эш процессы башланган икән, аны бетермичә туктап булмый. Шуңа күрә төшке ашны да кайчагында эш арасында гына, тиз генә ашарга туры килә, - ди Айгиз Вәлиев.

Бүгенге көнгә 4300 метрлык урау юлның 3400 метрына асфальт җәелгән. Хәзер эшләрнең беренче этабын төгәлләп, юлны кыш чыкканчыга кадәр ябып куялар. Илнар Рәфыйкович әйткәнчә, икенче елга финанслау мәсьәләсе чишелү белән эшләрнең соңгы этабы башланачак.

- Юлның төзелеп беткәнен түземсезлек белән көтәбез, - ди Кнәз авылы җирлеге башлыгы Тамара Белова. - Бөтен зур-зур йөк машиналары «Татарстан» совхозы поселогы аркылы уза. Дөрес, авыл эчендә аварияләр булганы юк, шулай да урау юлның төзекләндерелүен без нык озак көттек. Эшләр башлангач бик сөендек, - дип Тамара Ивановна юлның авыл халкына чыннан да бик кирәк булуын аңлатты.

Ерак юллардан килгән машиналарның авыл эченнән узуы санитар яктан да куркынычсыз түгел. Әлегә бу урау юлдан бары тик авыл җирлегенең спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылары гына йөри. Кулларына чаңгы таяклары тотып, алар көн дә скандинавия йөрүенә чыгалар. Ә машиналар өчен юл икенче елга, барлык эшләр дә тәмамлангач ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев