Бер үк сорау белән ике кеше мөрәҗәгать итте
Кичә Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев, эшлекле сәфәр кысаларында, Тукай районына килде. Аның алдагы көнендә ул Чаллы шәһәре объектларын караган иде. Александр Груничев иртәне Түбән Суыксу мәктәбенең 9-11 сыйныф укучыларына хокукый дәрес уздырудан башлады. Балаларга антимонополия хезмәтенең нәрсә белән шөгыльләнүе, бизнес вәкилләре һәм кулланучыларның нинди борчуларын...
Кичә Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев, эшлекле сәфәр кысаларында, Тукай районына килде. Аның алдагы көнендә ул Чаллы шәһәре объектларын караган иде.
Александр Груничев иртәне Түбән Суыксу мәктәбенең 9-11 сыйныф укучыларына хокукый дәрес уздырудан башлады. Балаларга антимонополия хезмәтенең нәрсә белән шөгыльләнүе, бизнес вәкилләре һәм кулланучыларның нинди борчуларын хәл итүе хакында сөйләде. Укучылар үзләре дә җитәкчегә сорау бирде.
Соңыннан Александр Груничев «ТМИМ» җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты, полимер һәм металл конструкцияләре цехларында булды. Шулай ук сәүдә өлкәсендәге сорауларны карау максаты белән Бәтке авылындагы яңа кибет бинасы төзелеше белән танышты. Төштән соң Тукай районы хакимиятендә Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе шәхси сораулар буенча халыкны кабул итте. Александр Груничевка ике тукайлы килде. Һәрберсе аерым керсәләр дә, икесенең дә соравы бер - Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Усадьба» коммерцияле булмаган бакчачылык партнерлыгы җитәкчесе Әлфия Хәйруллина да, шул җәмгыятькә караган җир участогы милекчесе Сәгъдия Галиуллина да 2017 елда кабул ителгән гамәлдәге генераль планны хокук бозулар белән эшләнгән һәм участок милекчеләренең мәнфәгатьләрен чикли дип саный. Александр Груничев ике тукайлыга да әлеге мәсьәләне, һичшиксез, җентекләп өйрәнәчәкләрен һәм антимонополия законнары буенча дөреслекне тикшерәчәкләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев