18 декабрь 2020 яңалыклары
-
Никах теркәү
ЗАГС хәбәр итә
-
«Иң яхшы хат ташучы»
Укучыларыбызны безнең газета белән почтальоннар бәйләп тора. Әлеге тынгысыз һәм җаваплы һөнәр ияләренә хөрмәтебез зур. Шуны истә тотып, «Якты юл»ның Инстаграм битләрендә «Тукай районының иң яхшы хат ташучысы» бәйгесен оештырдык та.
-
Балалар туу арткан
ЗАГС хәбәр итә
-
Районда Яңа ел чаралары
Районда Яңа ел чаралары
-
Рәмзиядән – бәйрәм композициясе
Боерган авылының «Кызыл калфак» балалар бакчасында эшләүче Рәмзия Гарипова Яңа ел алдыннан менә шундый үзенчәлекле кышкы композиция ясаган. Аңа кызы Гөлназ һәм ун яшьлек улы Шамил булышкан. Яңа ел композициясе катыргыдан ясалган.
-
Кирәкле бүләк
Яңа ел алдыннан һәркем бүләк көтә. Безнең «Миләшкәй» балалар бакчасында эшләүчеләрнең дә бу арада куанычлары эчләренә сыймый. «Наиком» бензин салу станциясе челтәре җитәкчесе Наил Хөббәтуллин бакчабызга өч метрлы зур чыршы, Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнары бүләк итте.
-
«Куады» КВН командасы финалда
Тукай районының «Куады» КВН командасы «Әйдә, ШаяРТ» Татар Лигасы фестива-лендә чыгыш ясап, 1/8 финалда катнашты.
-
Укый торган авыл
Цифрлы технологияләр үсеш алса да, газеталарны кәгазь вариантында уку ихтыяҗы бар. Интернет басма матбугатны алыштыра алмас, мөгаен. Тик бүген вакытлы матбугат чаралары авырлык кичерә. Газета-журналларны халыкка таратуда кыенлыклар бар – авылларда почта таратучылар җитми. Шунысы сөенечле, бик яхшы эшләүче почтальоннарыбыз бар. Алар газета-журналлар, пенсия, субсидия тараталар. Иске Абдул авыл җирлегендә, мәсәлән, һәр йортта диярлек матбугатка ихтыяҗ бар.
-
Һөнәри осталык бәйгесе
Тукай районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион һөнәри осталык конкурслары старт алды. «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» җиңүчеләре, гадәттәгечә, уку елының икенче яртысында ачыкланачак. Ә конкурсының сайлап алу туры декабрь аенда башланды.