Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укый торган авыл

Цифрлы технологияләр үсеш алса да, газеталарны кәгазь вариантында уку ихтыяҗы бар. Интернет басма матбугатны алыштыра алмас, мөгаен. Тик бүген вакытлы матбугат чаралары авырлык кичерә. Газета-журналларны халыкка таратуда кыенлыклар бар – авылларда почта таратучылар җитми. Шунысы сөенечле, бик яхшы эшләүче почтальоннарыбыз бар. Алар газета-журналлар, пенсия, субсидия тараталар. Иске Абдул авыл җирлегендә, мәсәлән, һәр йортта диярлек матбугатка ихтыяҗ бар.

Гөлсинә Кыямова Иске Абдулда 19 ел хат ташучы булып эшли. Тумышы белән ул «Татарстан» совхозы поселогыннан. Гөлсинә 1993 елда Иске Абдул егетенә кияүгә чыккан, шуннан бирле каенанасы белән бер түбә астында гомер итә. Кызганыч, биш ел элек ире үлгән. Гөлсинә ханымны авылда хөрмәт итәләр, ул үз эшен яратып башкара.
– Кеше белән аралашырга яратам. Авыл халкы мине үз итә. Авыру сәбәпле, ярты ел эшкә чыга алмадым. Халык түземсезлек белән кайтуымны көткән. Матбугатка яздыру планын үтәп киләбез. Газеталарга күбесенчә өлкән буын кешеләре языла. Иске Абдулда 165 гаилә исәпләнә, шуның 118е 2021 елга газета-журналларга язылды. Бу чик түгел, ай азагына кадәр әле вакыт бар. Кайбер гаиләләр берничәшәр газета-журнал алдыра. Мәрзия Идрисова, Клара Хөсәенова 5әр, ә Җәүһәрия белән Мөнәвир Габидуллиннар хәтта 6-7шәр басма матбугат чарасы ала, – ди Гөлсинә Александровна.
 – Мин газетадан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Күзләрем күргәндә укыйм әле. Район тормышын белеп тору өчен – «Якты юл»ны беренче чиратта. Хат ташучыбыз ярдәмчел, ачык йөзле, үз эшен яратып башкара, газета-журналларны үз вакытында китерә. Почтальоннарның авыр хезмәте тиешенчә бәяләнеп, яхшы хезмәт хакы түләнсә әйбәт булыр иде. Редакция оештырган «Тукай районының иң яхшы хат ташучысы» конкурсында Гөлсинә җиңеп чыкса иде дип телим, – ди Җәүһәрия Мөнәвировна. 
Зөлфия Шиһапова биш ел хат ташучы булып эшли. Ул Мерәс, Торнаташ, Артамоновка авылларында яшәүче халыкка хезмәт күрсәтә. Шушы өч авылда 160 гаилә яши. Шуның 140ы газета-журналларга языла. «Якты юл» («Светлый путь») газетасын һәр йортта диярлек алдыралар.
 – Иртә белән Иске Абдул почта бүлекчәсенә киләм. Газета-журналлар, пенсия тарата торган көн булса, акча алып, юлда очраган транспортка утырып, Мерәскә кайтам. Машина очрамаса, җәяү йөрергә туры килә. Аннары Торнаташка һәм Артамоновкага китәм. Торак-коммуналь хезмәтләре, ут, газ, элемтә хезмәтләре квитанцияләре югалмасын өчен газета эченә салып, өйләргә таратам.
Мерәстә дә берничә данә газета-журналга язылучы гаиләләр бар. Мисал өчен, Рәйсә белән Равил Мөнәвировлар укырга яраталар – сигезәр данә басма матбугат алдыралар, – ди уңган хат ташучы. 
– Мин балачактан ук газеталар укыйм. Буш вакытларымда сканвордлар чишәргә яратам. «Якты юл» газетасын улым Ринатка Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин яздыра. Район газетасында сканвордларны даими биреп барсагыз яхшы булыр иде. Почтальоныбызның хезмәтеннән бик канәгатьмен. Зөлфия үз эшенә җаваплы карый. Газеталарны, пенсияне, түләү кәгазьләрен үз вакытында китереп тора. Хатын-кызга авыр сумкалар күтәреп йөрү бер дә җиңел түгел. Шулай булуга да карамастан, Зөлфия беркайчан да зарланмый. Сәламәт булып эшләсен генә инде, – ди Равил Мөнәвирович.
– Мин башлангыч мәктәптә укытучы булып эшлим. «Мәгариф», «Сабантуй» журналларын, «Ачык дәрес» газетасын яздырып алдырам. Гаиләбез белән укырга яратабыз. Иң беренче чиратта газета-журналларны әти-әниләребез, аннары без укыйбыз. Алты мең сумга язылдык матбугатка. Район газетасын башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз, – ди Ясирә Мөнәвирова.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда алдынгылардан санала. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин һәр хезмәткәргә «Якты юл» яисә «Светлый путь» газетасын яздыруны матур традициягә кертте. Быел ул 107 кешене район газетасына бушлай яздырды. Хуҗалыкта склад мөдире булып эшләүче Гөлгенә Сәгыйдуллина җитәкче тарафыннан ясалган бүләкне алдан күреп, кешеләрдә район тормышына карата кызыксыну уятыр өчен эшләнгән адым дип бәяли. Үзләренең авыл кешеләре, хуҗалыклары турында күбрәк укыйсы килүен яшерми. 
Мерәс авылының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәридә Әшрәфуллина да өлкәннәрне кайгыртуы өчен Марат Тәлгатовичка рәхмәтләрен җиткерә: 
– Хәзер ирем эшләми. «Якты юл»га үзебез язылдык. Район газетасыннан бөтен яңалыкларны белеп барабыз. Хат ташучыбызга, редакция хезмәткәрләренә рәхмәтлебез. Барыбыз да сәламәт булыйк, яхшы хәбәрләргә куанып яшик, – ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев