17 март 2018 яңалыклары
-
Әлмәттә укучы баланы эт тешләгән
Бу хакта баланың әнисе "Халык контроле"нә язган. Әлмәттә 3 нче мәктәп янында бер малайга хуҗасыз этләр ташланган. Бу хакта баланың әнисе "Халык контроле"нә язган. - Бер ай инде балалар мәктәпкә йөрергә курка. 3 нче мәктәп янында аларга этләр ташлана. Олы улымны эт тешләде. Кечкенәсе кибеттән кайтканда Герцен урамында этләр ташланган....
-
Салават Фәтхетдинов хөкүмәткә һәм тамашачыга үпкәсе барлыгын әйтте
"Без Әлфия Авзалованың бер юбилеен да җиренә җиткереп үткәрә алмадык", - диде җырчы. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә "Юность" мәдәният йортында биргән концерты вакытында хөкүмәткә, тамашачыга һәм үз-үзенә дә үпкәсе барлыгын белдерде. "Артист гомере буе юбилей дип яши. Аңа сәхнә җитми. Шуңа күрә минем әзрәк кенә хөкүмәтебезгә дә, халкыбызга...
-
Балаларны хәзер гаджет белән куркытабыз, бар тәрбия шул - Салават
Татарстанның халык артисты тамашачылардан балаларын телефон коллыгыннан коткарырга чакырды. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашачыларына балаларын телефон, айпад кебек гаджетлар коллыгыннан коткарырга кушты. Бу хакта ул бүген "Юность" мәдәният йортындагы концерты вакытында әйтте. "Безнең заман башка, без әтинең тал чыбыгы тәрбиясендә үстек. Өйнең матчасында ел әйләнәсе тал чыбыгы - тәрбия...
-
Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран булачак.
Иртәгә төнлә һәм көндез һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран вакытында күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык булачак....
-
Башкортстанда wi-fi һәм телефоннар өчен зарядка корылмасы булган троллейбус барлыкка килде
Салонда телефоннарны һәм гаджетларны зарядкага кую өчен корылма, wi-fi роутер урнаштырылган. Стәрлетамакта троллейбус идарәсе базасында капиталь ремонт узган яңартылган троллейбуслар линиясен чыгардылар. Бу хакта Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Башинформ" агентлыгы. Шәһәр хакимияте җитәкчесе Владимир Куликов сүзләренчә, заманча технологик эшләнмәләрне...
-
Cәмәкәйдә бөтен гаиләләре белән спорт уеннарында катнаштылар
1 февральдән Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләрендә «Без бергә» дип исемләнгән олы гаилә уеннарына старт бирелде. Ул үз эченә «Без бергә» дигән балаларның халык иҗаты сәнгать фестивален, «Россия сувенирлары» исеме астында декоратив-кулланма иҗат конкурсын, «Туган як» фотобәйгесен һәм бөтен гаилә белән ГТО нормаларын тапшыру фестивален ала. «Без бергә» дип исемләнгән...
-
Сарайлары – мал белән, өстәлләре ризык белән тулы
Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны кими дибез. Бу мәсьәлә авыл җыеннарында да кискен проблема буларак күтәрелеп килде. Моңа сөт бәясенең түбән булуы да тәэсир итми калмый. Җитмәсә, соңгы вакытта ул тагын да аскарак тәгәрәде. Шулай да әлеге каршылыкларны бер читкә куеп, тулы канлы авыл тормышы белән яшәүчеләр...
-
«Танышуның икенче көнендә никах укыттык»
Иске Җирекле авылында яшәүче Әлфия һәм Хәйдәр Садыйковлар 1958 елны гаилә корганнар. Быел аларның бергә торуларына 60 ел булачак. Озак еллар буена бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, җылы мөнәсәбәтләрне саклап яшәүче парлар районыбызда аз түгел. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз серләре.
-
Волейбол буенча район чемпионаты үтте
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында волейбол буенча район чемпионаты үтте. Анда Түбән Суыксу, Мәләкәс, Теләнче Тамак авыл җирлекләреннән, «Татарстан» совхозы поселогыннан булган, шулай ук район үзәк дәваханәсе һәм башкарма комитетта эшләүче хезмәткәрләр командалары көч сынашты. Барысы бергә катнашучылар 10 уен уйнадылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Теләнче Тамак авылы хатын-кызлары...
-
Боерганга кул эшләре осталары җыелды
Боерган авылында «Җан җылымны өргән гөлләрем» дип аталган бәйрәм узды.
-
Ялган документ белән субсидия алган
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Руслан Гыймадиев узган атнадагы оператив хәлгә тукталды. Бер атнада бүлеккә хокук бозу турында 111 хәбәр кергән. Зур күләмдә акча үзләштерү белән бәйле мошенниклык гамәле кылган 34 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе булган әлеге...