16 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Җәяүлене бәрдергән
14 сентябрьдә төнге сәгать 1 тулгач, Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасында 29 яшьлек йөртүче «ВАЗ-21093» машинасында җәяүле ир-атны бәрдерә. Автомобиль югары тизлектә хәрәкәт иткән, ә җәяүле исә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә, транспорт хәрәкәтенә каршы юнәлештә барган, киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган. Яр Чаллыда яшәгән 68 яшьлек җәяүле ир-ат фаҗига...
-
«Прибрежный»да бакча йорты янды
12 сентябрьдә «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә дача йорты янды. Бу вакытта хуҗабикә хатын һәм аның улы мунчада һәм теплицада хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән булалар, өй эченең төтенгә тулганын сизми дә калалар. Йортның түбәсе янып бетә. Ут электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында чыккан дип фаразлана, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге.
-
Камилла Елисееваның чираттагы олы җиңүе
3-8 сентябрь көннәрендә Кыргыз Республикасының Иссык-Күл елгасы буенда Бөтендөнья кочевникларның уеннары үткәрелде. Уеннарның максаты - күчмә тормыш алып баручы халыкның мәдәниятен, тарихын өйрәнү, аны саклап калу өстендә эшләү. Моннан кала уеннарны оештыручылар бөтен дөньяга күчмә халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, спорт төрләрен күрсәтүне үзенә максат итеп куйган. Кыргыз Республикасында үткәрелгән уеннарда безнең...
-
Дәвалыйлар, йөри алмаслыкны да аякка бастыралар
Район үзәк больницасының физиотерапия бүлегендә үз һөнәрен яратып башкаручы шәфкать туташлары эшли. Биредә парафин салалар, массаж ясыйлар, җылыталар, нур белән һәм магнит куеп дәвалыйлар. Гадәттә, без барыбыз да дәвалауны күп итеп дарулар эчү, капельницалар кую, укол ясау дип аңлыйбыз. Әмма физиотерапия дәвасы чынлап торып могҗизалар тудыра. Умыртка бүсерен дәвалыйлар, төрле...
-
«Көннәр яңгырлы булуга карамастан, басуда эшнең туктап торганы юк. Алынган чөгендерне кырда яткырып булмый», – ди Назыйф Хөснетдинов
Таң белән Теләнче Тамак авылында урнашкан «Кама» агрофирмасының өченче бүлекчәсенә юл тоттым. Өстән вак кына яңгыр явып тора. Казаклар авылы янындагы чөгендер басуы кырында мине бүлекчә җитәкчесе Назыйф Хөснетдинов каршы алды. Басу юлы буйлап үз чиратын көтүче дистәләгән йөк машинасы тезелгән. Чөгендер төягеч-чистарткыч машина янына якынлашабыз.
-
Яңа банкнотларга символлар өчен тавыш бирүнең финал этабы бара
Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларына символлар өчен тавыш бирүнең финал этабы бара. Татарстанның ике символы - Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле сайлап алуның ике этабын үттеләр. Финал этабына 7 октябрьдә нәтиҗә ясалачак. Хәзергә Казан шәһәренең символлары тавыш бирү буенча бишенче урында. Алар өчен 15...
-
Никадәр күбрәк тавыш – Дәүләт Думасында республикадан шулкадәр күбрәк депутат
18 октябрьдә елның иң мөһим сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау үтәчәк. Сайлауларга Президент Рөстәм Миңнеханов төгәл билгеләмә бирде: Татарстан өчен ул - Парламентта республика командасын туплау. Татарстанга үз позицияләрен Дәүләт Думасында көчәйтергә кирәк. Моның өчен республикада яшәүче һәр кешенең 18 сентябрь көнне сайлау участогына килүе мөһим. Татарстанлылар никадәр...
-
Районга Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев эшлекле сәфәр белән килде
Чәршәмбе көнне районга Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев килде. Марат Мансур улы эшлекле сәфәре кысаларында, район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Рөстәм Закиров белән очрашты. Шулай ук депутат Яңа поселогы мәктәбендә булды һәм педагогик коллектив белән күрешеп, сөйләшү алып барды. Моннан кала Россия Дәүләт Думасы депутаты «Гигант» хуҗалыгының...
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...