Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Көннәр яңгырлы булуга карамастан, басуда эшнең туктап торганы юк. Алынган чөгендерне кырда яткырып булмый», – ди Назыйф Хөснетдинов

Таң белән Теләнче Тамак авылында урнашкан «Кама» агрофирмасының өченче бүлекчәсенә юл тоттым. Өстән вак кына яңгыр явып тора. Казаклар авылы янындагы чөгендер басуы кырында мине бүлекчә җитәкчесе Назыйф Хөснетдинов каршы алды. Басу юлы буйлап үз чиратын көтүче дистәләгән йөк машинасы тезелгән. Чөгендер төягеч-чистарткыч машина янына якынлашабыз.

- Чөгендер алуга 8нче сентябрь көнне тотындык. 16 көн эчендә тәмамларбыз дип ниятләгән идек, үзегез күргәнчә, һава торышы башкачарак карар итте. Басуда тагын якынча ун көнлек эш калды әле. Вакытыннан берничә көнгә генә калышабыз. Бүгенге көндә бүлекчәдә чөгендер 970 гектар мәйданның 450сеннән тулысынча алынды. Тулай җыем - 10 мең тоннага якын. Көненә йөк машиналары 150 рейска хәтле ясыйлар, бер машина 20 тоннага кадәр чөгендер сыйдыра. Кичә чөгендер алуны туктаттык. Хәзергә төп бурыч - алынганын, йөк машиналарына төяп, шикәр заводына җибәрү. Көннәр яңгырлы булуга карамастан, басуда эшнең туктап торганы юк. Алынган чөгендерне кырда яткырып булмый.

Болытлар таралып, көн ачылса, иртәгә үк чөгендерне ала башларга әзер, - дип аңлатты бүлекчә җитәкчесе Назыйф Хөснетдинов. - Быел агрофирмага Германиядән куәтле өч «Maxtron» комбайны кайтарылды. Әлеге комбайннар чөгендерне югалтуларсыз җыя, ягулыкны аз тота, - дип сөйләде җитәкче.

Көннәр коры торганда, чөгендер алу эшләре ике сменада оештырылган булган. Эшләү өчен шартлар да тудырылган. Кайнар ашны да кырга алып киләләр. Теләнче Тамак авылында үзләренең ашханәләре бар.

Эш нәтиҗәле оештырылган: һәр хезмәткәр үз вазифаларын белә һәм төгәл үти. Зур-зур шикәр чөгендере өемнәре янында эшчеләр кайнаша. Фәнил Шәйдуллин һәм Марсель Шаһиев төягеч-чистарткыч машинага чистартылган чөгендерне тутыралар. Егетләр икесе дә Казаклар авылыннан. Агрофирма кырларында шактый озак эшлиләр: берсенең эш тәҗрибәсе - 10, икенчесенең 5 елга якын. Шулай ук кырыйга чыккан чөгендерне кертеп торучы Яскәр Хәмәтҗанов белән дә сөйләшеп алдым. Хуҗи авылыннан үзе. «Кама» агрофирмасы оешканнан бирле биредә хезмәт куя икән. Гомумән, бүлекчә җитәкчесе сөйләвенчә, кырда эшләүчеләр - үзебезнең район егетләре, читтән килүче юк.

Быел биредә уңыш та мулдан: механизаторлар һәр гектардан уртача 400 центнер чөгендер алалар. Шуңа да татлы тамыр игүчеләрнең кәефе күтәренке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев