Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Камилла Елисееваның чираттагы олы җиңүе

3-8 сентябрь көннәрендә Кыргыз Республикасының Иссык-Күл елгасы буенда Бөтендөнья кочевникларның уеннары үткәрелде. Уеннарның максаты - күчмә тормыш алып баручы халыкның мәдәниятен, тарихын өйрәнү, аны саклап калу өстендә эшләү. Моннан кала уеннарны оештыручылар бөтен дөньяга күчмә халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, спорт төрләрен күрсәтүне үзенә максат итеп куйган. Кыргыз Республикасында үткәрелгән уеннарда безнең...

Бөтендөнья кочевникларның уеннары программасында кок-бору, тогузкоргоол, Кыргызкурошу, Алыш, Оодарыш, Ат-чабыш, Жорго-салыш, Кунанчабыш, Ордо, Кызкуумай, тыйынэнмей, кулатуу, салбуурун кебек спорт уен төрләре булган. Уеннарда 62 илдән килгән 1500дән артык спортчы көч сынашкан.

- 7 сентябрь көнне Чолпан-Ата исемле шәһәрдә «Алыш» дип аталган уен төрендә мин билбаулы көрәш буенча үз көчемне сынап карадым. Ирекле көрәш буенча барысы бергә 34 илдән килгән 140 спортчы бар иде. Шулардан 84е - ир-атлар, 56 спортчы - хатын-кызлар. Финалда мин, Эквадордан килгән спортчы Луиза Елизавет Вальверде Мелендресны җиңеп, беренче урынны яуладым, - дип сөенечен уртаклашты безнең белән Камилла Елисеева.

Бүгенге көндә яшь спортчы Яр Чаллы шәһәренең педагогия университетында белем ала. Тырышып укый, укуда сынатмый, ләкин буш вакытының күп өлешен спорт залында үткәрүен яшермәде.

- Тренировкалар - көн саен диярлек үз көчеңне сынап карау, шөгыльләнү - ул минем каныма сеңгән. Аннары бит шөгыльләнмичә генә җиңүгә ирешеп булмый! Кочевникларның Кыргыз Республикасында үтәчәк уеннары турында да сүз җаенда гына белдем. Россия җыелма командасы белән берлектә, Кырым Республикасында, аннары Иваново шәһәрендә ярышларда булдым. Беренче урынны алучылар гына Кыргыз якларына чакырулы дигән хәбәр ирештерделәр. Озак уйлап тормыйча, анда да барып, үземне күрсәтергә булдым. Үз дигәнемә ирештем, бик сөенәм. Ничәмә-ничә ил арасында исемеңне ишетү, Россия җыелма командасы составында барып, җиңү алып кайту - олы бәхет, минемчә. Димәк, минем тырышлыкларым бер дә юкка булмаган. Кочевниклар уенында җиңүем белән котлап, миңа алтын медаль һәм 75000 сумлык сертификат тапшырдылар. Бүгенге көндә исә билбаулы көрәш буенча Владикавказ шәһәрендә үтәчәк ярышларга әзерләнәм, - диде безгә Круглое Поледан өметле спортчы кызыбыз Камилла Елисеева.

Камилланы, шулай ук аның тренеры Рафаэль Гыйззәтуллинны олы җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев