Никадәр күбрәк тавыш – Дәүләт Думасында республикадан шулкадәр күбрәк депутат
18 октябрьдә елның иң мөһим сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау үтәчәк. Сайлауларга Президент Рөстәм Миңнеханов төгәл билгеләмә бирде: Татарстан өчен ул - Парламентта республика командасын туплау. Татарстанга үз позицияләрен Дәүләт Думасында көчәйтергә кирәк. Моның өчен республикада яшәүче һәр кешенең 18 сентябрь көнне сайлау участогына килүе мөһим. Татарстанлылар никадәр...
Татарстан өчен сайлаулар шуның белән үзенчәлекле: депутатлыкка кандидатлар өчен үз фикеребезне белдереп, без республика өчен тавыш бирәчәкбез. Дәүләт Думасында күп булуыбыз һәм көчле булуыбыз республика мәнфәгатьләрен, татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә уңышлы якларга мөмкинлек бирәчәк. Бу - республиканың эре федераль программаларда катнашуын тәэмин итү, федераль бюджеттан республикага акчалар җәлеп итү, проектларны тормышка ашыру өчен законнар базасын камилләштерү дигән сүз. Татарстан командасының Дәүләт Думасындагы тагын бер бурычы - республиканың уникаль тәҗрибәсен гомумроссия дәрәҗәсенә чыгару. Безнең тәҗрибәгә башка регоннарда да ихтыяҗ зур, безнең эшләр уңышлы һәм алар бөтен ил масштабында кулланыла ала. Нәкъ менә шуның өчен дә 18 сентябрьдә һәр татарстанлының тавышы мөһим. Дәүләт Думасына вәкилләрне күбрәк сайлаган саен, алар Татарстан өчен дә, Россия өчен дә күбрәк эшли алачаклар.
Районда һәр сайлау кампаниясе оешкан төстә үтә. Халык тавыш бирүгә җитди карый, аны конституциядә тәгаенләнгән гражданлык бурычы дип саный. Шуңа да бу көнне, участоклар ачылуга ук, райондашлар үз фикерләрен белдерергә ашыга. «Иң мөһиме: сайлау алдыннан бирелгән вәгъдәләр онытылмасын, аларның үтәрдәйләре генә бирелсен, безнең, гади халыкның, ышанычы аклансын», - диләр алар.
Сайлауларда өлкән буын аерата актив. Алар элек-электән бу көнне бәйрәм кебек көтеп алган. Сайлау участогына да авылларда өлкәннәр иң беренчеләрдән булып килә. Участок ачылганчы ук, инде алардан шактый чират җыела.
Яңа поселогында яшәүче 79 яшьлек Рифкать ага Салихов та бер генә сайлауны да калдырганы юклыгын әйтә. «Иртән торып чәйләр эчәбез дә, тормыш иптәшем Илгизә белән бергәләп, сайлау участогына төшеп китәбез», - ди ул. Рифкать Салихович 45 ел буе авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда эшләгән. Әлбәттә, сәясәттән бер генә адым да артта калмаган. «Кандидатларның агитация материалларын һәрдаим күзәтеп барам. Буш вәгъдәләр бирүчеләргә ышанмыйм, эш күрсәткән партияләр һәм кандидатлар өчен тавыш бирәчәкмен. Әлбәттә, сайлауга ышанып барабыз, безгә хакимият кирәк, мәнфәгатьләребезне җиткерер орган, депутатлар кирәк. Чыннан да, соңгы елларда республикабыз шактый үзгәрешләр кичерә.
Бу башка регионнар белән чагыштырганда аеруча ачык күренә. Монда Думада утыручы депутатларыбызның, партияләрнең өлеше зур дип саныйм. Ләкин, шуның белән беррәттән, хәл итәсе проблемаларыбыз да күп әле. Мәсәлән, безне, Яңа поселогы халкын, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, су челтәрен яңарту кебек мәсьәләләр борчый. Бу юнәлешләрдә эшләүче федераль һәм республика программалары эшчәнлекләрен көчәйтсен, булачак депутатларыбыз шуларга игътибар итсен иде. Ә җирлегебездә башкарылган эшләр, тудырылган уңай шартлар өчен, без бик рәхмәтле. Гомумән, бүгенге тормышымнан мин бик канәгать. Лаеклы пенсия алам, вакытында түлиләр, сәламәтлек кенә булсын. Ләкин бу җәһәттән күңелгә тынычлык бирмәгән бер мәсьәлә бар: гомере авыр физик хезмәттә үткән сыер савучыларның, чылбырлы тракторларда эшләгән механизаторларның пенсияләре бик аз. Моңа да хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар бирелсен иде», - дип, сайлауга барыр алдыннан үз теләк-фикерләрен белдерә Рифкать Салихович.
«Өлкәннәребез мондый сәяси вакыйгаларда, чыннан да, бик актив. Гомумән, безнең Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр сайлауга җитди карый. Халык саны да арта. Моңа кадәр сайлау комиссияләре ике участокта эшләсә, бу юлы өчне оештырдык. Поселоклылар ике урында сайлаячак. Барысы 1945 кешегә чакыру билетлары тараттык. Инде 13 кеше башка урында сайлау өчен таныклыклар алырга өлгерде. Алар арасында студентлар, командировкага китүчеләр бар», - диләр 2626нчы һәм 2827нче участок комиссияләре рәисләре Кадрия Госманова, Светлана Хаҗиева һәм 2625нче участок комиссиясе секретаре Гөлнара Хөсәенова.
«Сайлау алды кәефләрегез ничек? Тавыш бирергә барасызмы? Кемнәргә ышанасыз?» дигән сорауларны без райондашларыбызга да бирдек.
Галимҗан Зарипов,
район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе:
- Үз гомеремдә бик күп сайлауларда катнаштым. Әгәр үзең яшәгән республиканы, районны яратасың, аның киләчәктә алга китүен телисең икән, сайлау көнендә үзең ышанычлы санаган кандидатларга тавыш бирергә кирәк дип уйлыйм мин. Дәүләт Думасында безнең республикадан кыю фикерле, халык мәнфәгатьләренә игътибарлы кешеләр күбрәк булсын иде. Күп проектлар авылны үстерүгә юнәлдерелгән. Иң мөһиме: барлык гамәлләрдә дә алгарыш сизелә. Шуңа күрә Татарстан командасы көчлерәк депутатлардан тупланса, киләчәгебез тагын да ышанычлырак булачак.
Районда барлыгы 14 мең пенсионер һәм инвалид бар. Бу сайлау яшендәге район халкының 45 процентын тәшкил итә. Сайлауларда аларның актив катнашачакларына ышанам. Күпне күргән өлкән буын кешеләре, башлыча, тормыштан канәгать.
Безнең район зур төзелешләр барган шәһәр катында. Шунлыктандыр, бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Иң зур казанышыбыз - төрле милләт кешеләренең татулыгы, туганнарча аралашып яшәве. Татарстан, гомумән, төрле милләтләр һәм конфессияләр өчен бертигез шартлар тудыра алуы белән дә дан тота.
Чулпан Иванова,
Мәләкәс урта мәктәбе укытучысы:
- Тавыш бирергә барачакмын. Депутатларга ышанам. Бүгенге тормышыбыз начар түгел. Соңгы елларда мәгариф хезмәткәрләренә дә игътибар арта бара. Мәктәпләрдә эшләү өчен шартлар яхшыра, хезмәт хаклары күтәрелә. Шуның белән бәйле рәвештә, педагогның дәрәҗәсе дә арта. Ләкин бер нәрсә күңелне борчый: мәктәптә документ эше күп. Балаларны укытырга да вакыт аз кала. Бу сорау депутатлыкка кандидатлар белән очрашуларда да күтәрелде. Дәүләт Думасында бу мәсьәлә игътибарга алынсын иде.
Соңгы елларда Мәләкәс мәктәбендә балалар саны арту - бик сөенечле хәл. Шушы балаларыбызга, үсеп килүче буынга, яшьләргә, гомумән, бар халыкка ышанычлы киләчәк, уңай тормыш шартлары, иминлек телибез. Депутатлар үзләренең эшчәнлекләрендә әнә шуларны күз уңыннан читкә җибәрмәсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев