Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәвалыйлар, йөри алмаслыкны да аякка бастыралар

Район үзәк больницасының физиотерапия бүлегендә үз һөнәрен яратып башкаручы шәфкать туташлары эшли. Биредә парафин салалар, массаж ясыйлар, җылыталар, нур белән һәм магнит куеп дәвалыйлар. Гадәттә, без барыбыз да дәвалауны күп итеп дарулар эчү, капельницалар кую, укол ясау дип аңлыйбыз. Әмма физиотерапия дәвасы чынлап торып могҗизалар тудыра. Умыртка бүсерен дәвалыйлар, төрле...

Биредә эшләүче шәфкать туташлары һәрвакыт хәрәкәттә, чөнки игътибарны бер минутка да читкә юнәлдерергә ярамый: әле монда бер аппаратта дәвалану вакыты төгәлләнгән, аны алып, икенче авыруга куярга кирәк; парафин да көйсез нәрсә: суынып та китмәсен, кайнар да булмасын. Нур бирү дә үтә зур төгәллек сорый. Авырулар да озак көтәргә яратмый, чирле кешенең күңеле дә тиз уалучан була. Аларга да ярарга кирәк: һәркайсының юату сүзе ишетәсе килә, монда килгән һәр авыру җылы караш, игътибар көтә.Тәҗрибәле шәфкать туташлары Нәсиха Зиятдинова, Валентина Фоминых, массаж ясаучылар Рушания Гарәфетдинова, Нурания Гатауллина, Нәзилә Зәйнуллина биредә озак еллар эшлиләр. Күпме авыруларга күңел җылысы, савыгу шатлыгы бүләк иткәннәр алар. Ачык, көләч йөзле Сарман кызы Алсу Тимергалиева биредә бер ел эшли. Ул үзе дә бик аралашучан, авырулар да аны хөрмәт итә. «Авыл кешеләренең ихласлыгы ошый миңа. Шуңа күрә 7 ел шәһәрдә эшләгәннән соң район больницасына килдем. Биредә эшләү ошый миңа, коллектив та бик әйбәт», - ди ул.

Җыештыручыларның да хезмәте күренеп тора: кая карама, чисталык күзгә ташлана, һавасы саф, сулавы рәхәт. Санитаркалар Зинаида Кудряшова, Ирина Носковаларның тырышлыгы, эшләренә җитди караулары нәтиҗәсе бу.

Бу бердәм коллектив физиотерапевт Наил Мансуров билгеләгән дәваларны җиренә җиткереп башкара. Авырулар белән дә сөйләшеп алдым. Наил Васил улының дәваларны белеп бирүен, яхшы табиб булуын әйттеләр. Чал чәчле, үзе дә биредә 30 ел шәфкать туташы булып эшләгән Нина Сташевская дәвалаудан бик канәгать. «Больницабызны бик яратам, монда коллектив бик әйбәт. Аягыма да баса алмыйча килгән идем, бер көндә файдасын сиздем», - диде. Аның сүзләрен Яңа поселогыннан Зимфира Муллаянова да хуплый: «Кызларга рәхмәт. Җылы сүзләре, игътибарлы карашлары белән дә дәвалыйлар», - диде ул.

Авыру больницага зур өметләр белән килә. Монда аңа нинди караш, нинди мөнәсәбәт - аның савыгуында моның роле бик зур. Коллективка авыр хезмәтләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев