16 март 2018 яңалыклары
-
Чаллыда Берлинны алуда катнашкан соңгы ветеранны җирләделәр
Батухан Азимов сугыштан соң, Галимҗан Ибраһимов китапларын саклаган өчен, хөкем ителгән, алты ел тоткынлыкта булган. Чаллыда Берлинны алуда катнашкан соңгы ветеран Батухан Азимовны җирләделәр. Бу хакта шәһәр Советы депутаты, Чаллы институты укытучысы Рузил Миңгалимов инстаграмда язган. Батухан Абдулла улы Азимов 1926 елда Уфада туган. Фронтка үсмер вакыттан киткән. Башта разведчик,...
-
Татарстанда 5 мең кеше финанс пирамидалары корбаны булган
Татарстанда билгеле өч финанс пирамидасы буенча тикшерү эшләре тәмамланган. Татарстанда билгеле өч финанс пирамидасы буенча тикшерү эшләре тәмамланган. Болар - "КПК РОСТ" ҖЧҖ, "Кредит үзәге" һәм "Сберфинанс" кредит кулланучылар кооперативлары. Республикада 5 мең кеше финанс пирамидалары корбаны дип табылган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Эчке Эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм...
-
Фаҗига кичә Тукай районының Биклән авыл җирлеге территориясендә булган
Татарстанда 40 яшьлек ир-ат станокта ике кулын да өздергән. Фаҗига кичә Тукай районының Биклән авыл җирлеге территориясендә булган. Станокта эшләгән вакытта ир-атның куллары агрегатка кереп киткән. Нәтиҗәдә, эшченең ике кулы да өзелгән. Хәзерге вакытта зыян күрүче реанимациядә ята. Әлеге факт буенча ТР Тикшерү комитеты «Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә...
-
Бүген Ак Барс үз бозында Магнитогорскның Металлург командасын кабул итәчәк.
Гагарин кубыгына хоккей буенча ярыш уеннары кыза гына башлый. Бүген Ак Барс vs Металлург. Сәгать 19.00. "Яңа гасыр" телеканалында турыдан туры эфирда күрсәтеләчәк.
-
Төмәндә татар авылында халык үз көче белән төзегән мәчет ачылган
Вагай районының Кече Уват авылы уртасында иске мәчет урынында агачтан төзелгән, зур булмаган яңа мәчетне ачу тантанасы узган. Төмәндә Вагай районының Кече Уват авылында яңа мәчет ачылу тантанасы узган. Яңа мәчет төзүне 2014 елны Хәмит Кузакбердеев башлап җибәргән. "Әти-әниләребез сөйләве буенча, күп еллар элек бу урында иске мәчет торган була....
-
Казанда «Яндекс.Такси» автомобиле чокырга төшеп киткән
Гадәттән тыш хәл төнге берләр тирәсендә Гвардия урамында «Бакча» җәмәгать транспорты тукталышы янында булган. Казанның Совет районында «Яндекс.Такси» автомобиле чокырга төшеп киткән, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдән кулланучылар. Гадәттән тыш хәл төнге берләр тирәсендә Гвардия урамында «Бакча» җәмәгать транспорты тукталышы янында булган. «Киа Рио» автомобиле чокырга төшеп, түбәсенә әйләнеп, капланган....
-
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе Әткәм - әнкәмнең теле Татар теле -ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурла- нырлык мөһим фактор. Иң кадерле, берни белән дә алыштырмый торган "әни", "әти", "әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын,...
-
2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
Әлеге программа кысаларында соңгы җиде елда республикада 2743 фатир кулланышка тапшырылды. 2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир кулланышка тапшыру көтелә. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылучы арендалы торак программасы 2010 елда гамәлгә кергән иде. Программа тормышка ашырылган җиде елда гомуми мәйданы 128,9 мең квадрат...
-
Ату спорты буенча район чемпионаты үтте
Яңа поселогының спорт залында ату спорты буенча район чемпионаты һәм шәхси-командалы беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда авыл җирлекләре һәм мәктәпләрнең җыелма командалары көч сынашты. Барысы бергә ярышларда 90нан артык тукайлы катнашты. Мәктәп укучылары арасында призлы урыннарда Нина Касакина (Борды), Диана Чернова (Борды), Гөлназ Мәүләвиева (Иске Абдул), ә малайлар арасында Илгиз Сәетгәрәев...
-
Фермерларга җитештергән продукцияне урнаштыру шартларын яхшыртырга җыеналар
Районның авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләре өчен быел ике зур яңалык көтелә - Яр Чаллыда агросәнәгать паркы һәм Тукай районында яңа элеватор төзү планлаштырыла. Бу турыда чәршәмбе көнне Круглое Поле поселогында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә хәбәр ителде.
-
Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
Анда 16 яшькә кадәр булган 160тан артык спортчы катнашты. Безнең район данын яклап чыккан Радик Сәрвәров (Бәтке) һәм Илья Воронов (Шилнәбаш) үз үлчәү категорияләрендә III урынга лаек дип табылдылар. Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
-
«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе кемгә хезмәт хакы түләргә вәгъдә бирде?
Авыл җыеннарының быелга соңгысы Әҗмәкәй авыл җирлегендә - Яңа поселогында үтте. Бу - шәһәр катында урнашкан эре территорияләрнең берсе. Биредәге дүрт җирле пунктта - Яңа поселогына, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авылларында 2782 кеше пропискада тора. Төзелешләр күп, аеруча Әҗмәкәй көннән-көн киңәя, шуңа күрә теркәлмичә яшәүчеләр, җәйгә кайтучылар да шактый....
-
Бакчачылык ширкәтендә янган йорттан ир-ат гәүдәсе табылды
Дүшәмбе көнне төнге сәгать 10нчы яртыларда күзәтчелек эшчәнлеге хезмәтенә «Отделочник» бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр килә. Урынга барган тикшерүчеләргә йорт хуҗабикәсе инде ике атналап биредә булмавын сөйли, янгынның нәрсәдән килеп чыкканын әйтә алмый. Тулысынча ялкынга чорналган кечкенә агач йортны сүндереп бетергәч, өй эченнән диванда яткан кеше гәүдәсе табыла. Ул...