Фермерларга җитештергән продукцияне урнаштыру шартларын яхшыртырга җыеналар
Районның авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләре өчен быел ике зур яңалык көтелә - Яр Чаллыда агросәнәгать паркы һәм Тукай районында яңа элеватор төзү планлаштырыла. Бу турыда чәршәмбе көнне Круглое Поле поселогында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә хәбәр ителде.
Яңа элеватор быелгы уңышны кабул итәр дип планлаштырыла
«Тиздән агросәнәгать паркын төзи башлау ниятләнә. Мәйданы күпме булыр - карарбыз. Әлбәттә, безнең зур итеп төзисе килә. Резидентлар белән тәэмин итүдә дә проблема булмас дип уйлыйм. Иртәме, соңмы кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләре дә артачак. Җир участогын билгеләп, рәсмиләштерергә керешәчәкбез», - дип белдерде киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев. «Мондый сәнәгать мәйданчыклары төзү Россия Федерациясе программасы кысаларында алып барыла. Хәзерге вакытта республикада шундый 63 парк эшли, аларның яртысы авыл хуҗалыгы юнәлешендә эш алып бара. Агросәнәгать парклары бер ел эчендә сафка баса, резидентлар белән тула һәм икенче елны эшли дә башлый», - дип аңлатып үтте ТР Иктисад министрлыгы вәкиле Елена Шульгина. Сату урыны гына түгел, продукцияне эшкәртү, төргәкләргә салу да агропаркның үзендә башкарылачак.
Ә элеватор урыны инде билгеләнгән. «Бүгенге көндә төзелеш программага кертелә, инвестор кирәкле җиһазлар сатып алу өчен акчаны күчерде инде», - дип белдерде Фаил Камаев бу мәсьәләгә ачыклык кертеп. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре үстергән ашлыкны урнаштыру проблемасы белән һәр сезонда очрашмыйча калмый. Бу аеруча фермерларның баш бәласе. Күпчелегендә бар таләпләргә җавап биргән киптерү агрегатлары, бөртекне саклау урыннары юк, шуңа күрә аларга игенне басудан җыеп алуга ук, эшкәртер өченме, саклауга куяр өченме, ышанычлы урынга илтеп тапшырырга кирәк. Вакытында урнаштырмасаң, тир түгеп иккән ашлыгың санаулы көннәр эчендә юкка чыга. Бу проблеманы семинар-киңәшмәдә ясаган чыгышында район фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов та күтәрде. Һәм фермерның бу мәсьәләгә тукталуы беренче мәртәбә генә дә түгел. Яңа элеватор эре предприятиеләргә түгел, нәкъ менә фермерларга хезмәт итәр дип ниятләнә. Чөнки сыйдырышлылыгы да зур түгел, 20 мең тонна гына. Элеватор быел төзелеп бетәр, 2018 ел уңышын кабул итәр дип планлаштырыла.
Кече һәм урта эшмәкәрләрнең тулаем төбәк продуктындагы өлеше 22,4 процентны тәшкил итә
Семинар-киңәшмәгә төрле өлкәдә эшчәнлек алып баручы 250ләп эшмәкәр килгән иде. Арада күпчелеге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр.
Шуңа күрә фикер алышу да, нигездә, шушы тармак эшчәнлеге белән бәйле булды. Крестьян-фермер хуҗалыкларының район икътисадында үз урыны бар. Минталип Миңнеханов чыгышыннан күренгәнчә, ел башына бездә 79 КФХ теркәлгән, аларның 39ы үсемлекчелек, 40ы терлекчелек белән шөгыльләнә. Фермерлар 410 млн сумлык продукция җитештергәннәр. Бу - 256 мең центнер бөртек, 22 мең центнер ит, 36 мең центнер сөт, 115 центнер бал, 40 мең центнер бәрәңге дигән сүз.
Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда исә 13 мең центнер ит, 75 мең центнер сөт, 85 мең центнер яшелчә, 7 млн данә йомырка, 60 мең центнер бәрәңге, 1,5 мең центнер бал җитештерелгән. Аларга дәүләт ярдәменә килгәндә, узган ел чебиләр сатып алучыларга чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия бирелде, сыер һәм кәҗә асраучыларга ярдәм булды. Әлеге субсидия быел да бирелә башлады. Ләкин күләмнәре башка төрле (Газетаның узган санында бу турыда язма басылды. - Ред.) «Ләкин халык бер кәҗә башына субсидиянең 400 сумга гына калуына борчыла. Гәрчә башта 1000 сум дип вәгъдә итсәләр дә», - дип семинарда авылдашларының соравын җиткерде Борды җирлеге башлыгы Роза Әбделманова. ТР Фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәнис Рәфыйков бу сорауны министрлыкка җиткерергә ышандырдылар, ләкин күпме акча бар, шул бүленә инде дип, өметле сүз әйтмәделәр.
Гомумән, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклар ел дәвамында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге 14 программада катнашып, 35 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алганнар. Ләкин 2017 елда районда бер генә яңа мини-ферма да төзелмәгән. 2015-2017 елларга ул нибары берәү булган. Мамадышта, мәсәлән, өч елда шундый 136 ферма барлыкка килгән. Әлеге күренеш безне бизәми, бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле, дип басым ясалды семинарда.
Конкурсларда катнашучыларга документлар әзерләгәндә юридик ярдәм булыр дип ышандырдылар
Район фермерлар ассоциациясе рәисе үз чыгышында кулланучылар кооперативлары төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Мондый оешмалар продукция аз күләмдә җитештерелгән очракта да, башкаларныкы белән берләштереп, уңышлы гына сатарга, продукциянең сакланышын тәэмин итәргә, эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк, диде ул. Минталип Миңнеханов үзе, грант отып, беренче кооператив өчен бина төзи башлаган инде. Дөресрәге, корпус куелган, әле җиһазлар аласы бар.
Минталип Миңнеханов фермерларны иң борчыган мәсьәләләрне санап чыкты. Боларга ул, иң беренче чиратта, җир участокларын рәсмиләштерүдәге кыенлыкларны кертте, дәүләт программалары турында мәгълүмат һәм консультация җитмәвен билгеләп үтте, документлар белән эшләгәндә, конкурсларда катнашу өчен бизнес-планнар төзегәндә хакимият тарафыннан юридик һәм башка төрле ярдәм булсын иде, диде. Шулай ук банк кредитлары үтемле булсын иде дигән теләген җиткерде. Алар еллык ставка 5 проценттан артмасын иде, комиссион җыемнар булмасын иде, диде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та дәүләт программаларыннан мәҗбүри рәвештә файдаланырга кирәклеген ассызыклады. Конкурсларда катнашу өчен заявкалар, бизнес-проектлар әзерләгәндә юридик бүлекнең ярдәм итәчәген ышандырды, кирәк икән, яклауга да барырбыз, диде. «Җир участоклары белән тәэмин итүгә килгәндә, район территориясендә чүп үскән кишәрлекләр бар, алар нәкъ менә кече эшмәкәрлек өчен уңай. Кешенең гаилә фермасы ачарга теләге бар икән, нигә булышмаска? Шуны да максат итеп куябыз: киләчәктә бер генә гектар җир дә сөрелмичә һәм чәчелмичә калырга тиеш түгел. Авылларда ташландык биналар да бар, аларны продукцияне эшкәртү өчен реконструкцияләргә була. Бәя түбән дисәк тә, авыл хуҗалыгы продукциясенә барыбер ихтыяҗ зур», - дип бу җәһәттән үз фикерен җиткерде Фаил Камаев. Кулланучылар кооперативлары төзүне дә ул беренче чираттагы мәсьәләләр рәтенә кертте.
Кече һәм урта эшмәкәрләр алдында «Россельхозбанк», «Ак Барс Банк», «Автоградбанк» вәкилләре чыгыш ясады. Алар залда утыручы эшмәкәрләргә тәкъдим ителүче кредит шартлары турында сөйләде. «Ак Барс Банк» һәм «Россельхозбанк» белгечләре авыл хуҗалыгы юнәлешендә 5 процентлы кредитлар булуы турында билгеләп үттеләр. «Россельхозбанк»та бүген тукайлылардан биш заявка каралуда. Хәзергә аларның икесенә 5 процент белән кредит бирелер дип планлаштырыла. Минталип Миңнеханов «Россельхозбанк»та 5 процентлы кредитка квота булуын да искә төшерде, фермерларны соңга калмыйча бу мөмкинлектән файдаланырга чакырды.
Семинар ахырында 2017 ел эшчәнлекләре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кече һәм урта эшмәкәрләргә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев