15 февраль 2017 яңалыклары
-
Әфган җире таулы-ташлы, әрнетә йөрәкләрне
Совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгаруга 27 ел вакыт узган. Ил тарихында булган фаҗигале бу сугыш күңелләрдә әрнү хисе кузгата. Интернациональ бурычыбызны үтибез дип, күпме яшь гомерләр өзелде, йөрәкләргә ачы яралар салды Әфган сугышы. Кеше гомереннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә юк бу дөньяда дип кисәтә Әфганның ачы сабагы. Язмабыз әфганчыларыбызның...
-
Президент узган ел район мәгарифен тәнкыйтьләгән иде, министр быел Васил Хаҗиевка рәхмәт белдерде
Былтыр районның мәгариф тармагы республикада чыннан да артта - рейтингның 22нче баскычында гына иде. «Әлеге күрсәткечне күтәрү мөмкинлегегез бар, сез 10нчы урыннан да арткарак калырга тиеш түгел», - дигән иде ул вакытта район Советы утырышына килгән Рөстәм Миңнеханов. Ә быелгы сессиягә район педагоглары 4нче урын белән килде. Бу юлы район...
-
Илһам Шакировның илһам чишмәсеннән агылган моң
Бүген якташыбыз, Тукай районы горурлыгы, Яңа Бүләк авылында туып-үскән татар халкының легендар җырчысы Илһам ага Шакировның гомер бәйрәме. 82 ел моң илендә, 82 ел халык мәхәббәтендә. Карурманнарны айкап чыгарлык гайрәтле моң иясенең талантына сокланабыз, аның белән горурланабыз.
-
Кнәздә «Чиста һәйкәл» акциясе узды
15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгару көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул көн алдыннан, Кнәз авыл җирлегендә «Чиста һәйкәл» дип исемләнгән акция уздырылды. Аның кысаларында һәйкәл яны территориясе кардан чистартылды, «Безне хәтерегездә саклагыз, без Ватанны сакладык» һәйкәле яны чистарып, матураеп китте. Акциядә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр...
-
15 февраль Әфган сугышы тәмамланган көн
15 февраль - 10 елга сузылган Әфган сугышы тәмамланган көн. Күз яшьләре аша булса да, тән һәм җан яралары хакына булса да, 20 яшьлек ветераннарның чигәләрендәге чал чәчләре бәрабәренә булса да, «кара тюльпан» дип исемләнгән самолетларга салынган 14 мең табут хисабына булса да бу көн бәйрәм көне - сугыш беткән...
-
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды. Әгәр дә сез узган елда өстәмә керем алгансыз икән, салым органына керемнәр турында 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга онытмагыз. Исегезгә төшерәбез, декларацияне 2017 елның 2 маеннан соңармыйча тапшырырга кирәк, исәпләнгән салымны түләү - шушы елның 16 июленә кадәр. . Заполнить декларацию наиболее удобным...
-
«Йолдызлык – 2017» фестиваленең сайлап алу туры үтә
28 февраль көнне районда XVII ачык республика телевизион эстрада сәнгате «Созвездие-Йолдызлык - 2017» яшьләр фестиваленең сайлап алу туры уза. Сайлап алу Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә 15тән алып 17 сәгатькә кадәр үтә. Теләге булган һәркемне фестивальдә катнашырга чакырабыз. Заявкаларны 26 февральгә кадәр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә тапшырырга кирәк....
-
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар!
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда булган ир-егетләр, уллары һәлак булган солдат аналары, якыннарын югалткан гаилә әгъзалары! Әфганчылар көне уңаеннан сезнең һәммәгезгә дә иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны хөрмәтлибез. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды һәм шулай булып...
-
Тукай районы суды сәркатибе – һөнәре буенча иң яхшы
Татарстан Республикасы Суд департаментында идарә җитәкчесе Җәүдәт Салихов катнашында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсына нәтиҗәләр ясалды. «Иң яхшы суд утырышы сәркатибе» номинациясендә якташыбыз Татьяна Чиркунова җиңүче дип танылды. Ул үзенең хезмәт юлын 1999 елның көзендә башлап җибәрә. Алабуга шәһәр судында суд утырышы сәркатибе булып эшли башлый. 2016 елның 15 гыйнварыннан...
-
Тукайлылар ату спортында көч сынашты
Яңа поселогында I кышкы ГТО фестивале кысаларында ату спорты буенча Тукай районы Чемпионаты һәм шәхси-команда беренчелеге булып узды. Анда мәктәп, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар җыелма командалары катнашты. Шәхси беренчелек, мәктәп укучылары: - кызлар арасында: 1 урын - Утяшова Наталия (Борды мәктәбе), 2 урын - Михайлова Валерия (Мәләкәс мәктәбе), 3...
-
Антларына тугры калып, тынычлыкны тәэмин иттеләр
15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгару көне буларак билгеле. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк....