Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар!

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда булган ир-егетләр, уллары һәлак булган солдат аналары, якыннарын югалткан гаилә әгъзалары! Әфганчылар көне уңаеннан сезнең һәммәгезгә дә иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны хөрмәтлибез. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды һәм шулай булып...

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда булган ир-егетләр, уллары һәлак булган солдат аналары, якыннарын югалткан гаилә әгъзалары! Әфганчылар көне уңаеннан сезнең һәммәгезгә дә иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны хөрмәтлибез. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды һәм шулай булып кала. Безнең солдат нәрсә өчен сугышканын һәрчак белде. Аңа югары ватанпәрвәрлек хисе хас. Әфганчылар да ватанпәрвәр булуларын интернациональ бурычларын үтәгәндә расладылар.

Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Хәрби антларына тугры калып гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр.

Килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаилә иминлеге, сабырлык, көчле рухлы булуыгызны телим.

Сугышчы-әфганчылар координацион советының район буенча рәисе Рафаэль Хаматов.

Фото stihi.moscow

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев