Әфган җире таулы-ташлы, әрнетә йөрәкләрне
Совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгаруга 27 ел вакыт узган. Ил тарихында булган фаҗигале бу сугыш күңелләрдә әрнү хисе кузгата. Интернациональ бурычыбызны үтибез дип, күпме яшь гомерләр өзелде, йөрәкләргә ачы яралар салды Әфган сугышы. Кеше гомереннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә юк бу дөньяда дип кисәтә Әфганның ачы сабагы. Язмабыз әфганчыларыбызның...
Төгәллеге хәрби хезмәттән
Нәкъ сөйләшенгән вакытка машинасы белән килеп җитте ул. Үзен Илдус Насыйров дип таныштырды. Күренеп тора, электәге хәрби төгәллеге, тәртип яратуы холкына сеңгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле ир-ат. Тиз аралашып, күптәнге танышлар сыман сөйләшеп киттек. «Газетадагы язмаларыгызны укып барам. Журналист халкына да төгәллек хас. Профессиягез шулайдыр инде», - диде ул юлда барганда, Әфган сугышы чорында үзәк телевидение журналисты Лещинскийны берничә тапкыр искә алды. Аны Әфганстанның кайнар нокталарына илтеп, ут эченнән әзерләгән язмаларын, төшергән фотосурәтләрен шул ук көнне бөтен илгә, эфирга чыгаруына соклануын белдерде. «Журналистлар да безнең белән бер сафта сугыштылар», - диде ул аларның тынгысыз хезмәтен бәяләп. Әйе, Иске Абдул егете Илдус Насыйровка 1986-88 елларда Әфганстанда 56нчы гвардия десант-штурм бригадасының өлкән машина йөртүчесе булып сугышчан операцияләрдә катнашырга туры килә. Кайчагында командирлары ышанычлы десантчы-шофер буларак, аңа Мәскәү журналистларын сугыш кырына алып чыгуны һәм материал әзерләүдә булышуны да йөклиләр. Әмма аның төп хәрби эшчәнлеге - Союздан килгән сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек, корал төягән машиналарны дошман һөҗүменнән саклап, исән-имин хәрби частьләргә вакытында илтеп тапшыру була.
Кар көртләреннән чистартылган, такыр юлдан Иске Абдул авылына тиз килеп җиттек. Бронетранспортер басып торган, аның артында яу кырларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган мәрмәр такталы кечкенә бакчада берничә ир-ат, кулларына көрәкләр тотып, кар көри иде. Болар - авылның хөрмәтле әфганчылары булып чыкты. Миңа тыныч авыл уртасында олы хәрби машинаны күрү күңелгә сәеррәк сыман тоелды. «Гиндукуш» хәрби дан музее җитәкчесе, районның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар оешмасы рәисе Айбулат Якупов машинаның авыл малайларын хәрби хезмәткә әзерләүдә зур әһәмияткә ия икәнлеген әйтте. Әфган сугышында катнашкан әлеге машинаны Оренбург өлкәсе, Тоцк шәһәрендәге хәрби частьтән Россия оборона министры рөхсәте белән әфганчы дустыбыз шофер Илдус Насыйров үзенең шәхси КамАЗ машинасына салып алып кайткан, әфганчы хезмәттәшләре белән төзәтеп-буяп, бетон аскуймага урнаштырганнар икән.
«Гиндукуш» музее әфганчы дусларыбыз башлангычы белән барлыкка килеп, бай экспонатлар тупланып, хәзер хәрби дан музеена әверелгән. Музейдагы әфган сугышы стендында танышыбыз Илдус Насыйровның күкрәге орден-медальләр белән тулы фоторәсемен күрү нык тәэсирләндерде мине. Ул баш очыннан сызгырып үткән пуляларның янәшәдәге ташка бәрелеп җаныңны кыйган зәхмәтле чыңнарын әҗәл белән яшәү арасының кылдай нечкә булуын әйтте. Бер чакны шулай десант-штурм отряды йөзләрчә йөкле машиналарны тау-ташлы юллар буйлап озатып барганда, дошман кинәт колоннаның арттагы биш машинасына һөҗүм ясап, аларның тәгәрмәчләрен сафтан чыгарып, хәрби кирәк-яракны үз кулына төшерү нияте белән машиналарны төп колоннадан аерып калдыра. Десантчы Илдуска берничә хезмәттәше белән дошман төркемен юк итү һәм зыян күргән машиналарны тиз арада сафка бастырып, частькә алып кайту бурычы куела. Сакчы вертолетлар күзәтчелегендә юлда ватылып калган машиналарны төзәтеп, аларны тау тоннеле аша чыгарып, үзебезнең частькә алып кайтып тапшыру операциясе уңышлы үтәлә. Моның өчен Илдус Кәшиф улы Насыйров «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Кайчагында дошман белән бәрелеш вакытында юлда ватылып калган машиналарны да үз машинасына тагып ут астында частька алып кайту вакыйгаларын да сөйләде Илдус. Дошман белән йөзгә-йөз килеп, дүрт сугыш операциясендә катнашуы һәм аларны уңышлы үтәве өчен ул «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән дә бүләкләнә.
Батыр сугышчыбыз-әфганчы Илдус Кәшиф улы Насыйровны бу көннәрдә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары белән очрашуларга чакыралар. Ул үз өстенә төшкән хәрби бурычны намус белән үтәгәнен әйтә. Бүген Илдус тыныч тормышта да ил иминлеге өчен тырышып эшли. Шәхси КамАЗ машинасы белән һәр көн юлда, төрле оешмаларга, эшмәкәрләргә йөкләр, товарлар ташый. Яшьләрне илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә актив катнаша. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстерделәр.
Коралдашлар бер-берсен онытмыйлар
Ватанны саклаучылар, Җиңү көннәре җиттеме, Сәет авылында яшәүче әфганчы Әбүзәр Габдрахманов йортында шатлыклы ыгы-зыгы башлана, телефоннар туктаусыз шалтырый, почта хезмәткәрләре котлау телеграммалары китерә. Элеккеге полк командиры, полковник Филюшин, әфганчыларның Россиядәге иҗтимагый оешмасы башлыгы, запастагы подполковник Домбрачев һәм башка коралдаш дуслары аны онытмыйлар. Фронтовикларның күңеле түрендә истәлекле вакыйгалар күп. Әбүзәр Таһир улы үзе дә ачык хәтерли. Мыек та төртмәгән килеш авыл малаеның кулына автомат тоттырганчы әзерлек көннәре үзе бер кыйсса. Татвоенкоматтан бер төркем егетләрне Винница өлкәсендә 7 ай буе әзерләп, Грузиянең Гелави каласында авиация полкына беркетеп, Әфганстанга, сугыш кырына очкыч белән озаталар. Кандагар шәһәре тирәсендә зур гына Ариана дигән аэропортта хезмәт итә ул. Әбүзәр хәрби палата шәһәрчегендә урнашып, нигездә «Ми-8» вертолетларын карап-тикшереп, хәрби очышка әзерли. «Баштагы чорда аны-моны абайламыйча һавадан сызгырып үтә торган миналарга, ракеталарга гаҗәпсенеп карап тора идем. Командирым күреп, кисәтте: «Башың икеме әллә? Минометчылар өчен тере мишень бит син», дигәч, сагаебрак йөри башладым», - дип сөйләде ул. Хәер, моның сәбәбе дә була. Яңарак эскадрильягә килгән яшь солдат очраклы мина кыйпылчыгы тиеп һәлак була. Бу хәл Әбүзәргә нык тәэсир итә. Ул аңлый, сугыш үлемсез булмый. Чөнки сугыш кырыннан китерелгән дистәләрчә мәетләрне цинк табутларга салып, туган җирләренә озату кебек матәм эшләрендә дә катнаша.
1986 елның 6 декабрендә Хуҗамәт авылы очында юлаучы машинадан төшеп, җил-буранга бирешмичә, йөгерә-йөгерә кайтып керә туган авылына. Әти-әнисе, әбисе, туганнары шатланып каршылыйлар. Икенче көнне үк Сәмәкәй мәктәбендә хезмәт, физкультура, хәрби әзерлек дәресләре укытучысы булып эшли башлый. Соңга таба илдәге үзгәрешләр вакытында Сәет авылында җитештерү кооперативы оештырыла. Хуҗалык җитәкчелеге йорт биреп, Әбүзәр шунда төпләнә. Авыл кызы Айсылу белән гаилә кора. Хуҗалыкта тракторчы, ферма мөдире булып эшли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек белгече Ирина Гарипова эшне оештыруда Әбүзәр Габдрахмановны үрнәк итеп куя. «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале иясе, Әфган сугышы ветераны Әбүзәр Габдрахманов «Гиндукуш» хәрби дан музее эшендә, хәрби-патриотик темага чыгышлар ясауда, халык белән очрашуларда катнаша. Хатыны Айсылу белән ике егет үстерделәр. Алар солдат хезмәтен үтәп кайттылар. Бүгенге көндә Чаллыда эшләп, шунда яшиләр. Габдрахмановлар күкләребез аяз булсын дип, һәр туган көнгә шатланып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев