Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент узган ел район мәгарифен тәнкыйтьләгән иде, министр быел Васил Хаҗиевка рәхмәт белдерде

Былтыр районның мәгариф тармагы республикада чыннан да артта - рейтингның 22нче баскычында гына иде. «Әлеге күрсәткечне күтәрү мөмкинлегегез бар, сез 10нчы урыннан да арткарак калырга тиеш түгел», - дигән иде ул вакытта район Советы утырышына килгән Рөстәм Миңнеханов. Ә быелгы сессиягә район педагоглары 4нче урын белән килде. Бу юлы район...

Мәгариф идарәсенең үзендәге эш шартларын күреп тә министр соклануын яшермәде, мондый уңай шартлар бар районда да булдырылмаган, идарә җитәкчелегенә һәм методистларга, сездә эшләргә зур мөмкинлекләр тудырылган, эшләргә дә эшләргә генә, диде. Башка районнарга үрнәк итеп күрсәтергә дип, бүлмәләрне фотога да төшереп алды. «Район җитәкчелегенең ярдәме күз алдында, рәхмәт», - диде ул.

Мәгариф министрының килүе белән бәйле рәвештә, быелгы сессиядә бу тармакның эшчәнлегенә аерата басым ясалды. Шул ук вакытта бу өлкәдәге хәл итәсе проблемалар да күтәрелде. Бу яктан районда бүген иң актуаль мәсьәлә - шәһәргә якын авылларда балалар бакчаларында урыннар җитмәү. Министрның эш сәфәре дә шундый җирлекләрнең берсеннән - Новотроицкоедан башланды. Биредә балалар бакчасын мәктәп бинасындагы яңа бүлмәләргә чыгарганнар иде чыгаруын, хәзер анда да урыннар җитми башлады. Бу уку елында, мәсәлән, бакчадан 25 бала чыга, 3 яшьтән олырак 45 бала килергә тора. Ә бүген 75 урынына 83 бала йөри. Шулай ук мәктәптә дә башлангыч сыйныфлар өчен урын тарайды. Район җитәкчелеге мәктәп белән рәттән торган, моңа кадәр «Балкыш» җәйге лагере өчен файдаланылган бинаны бакча һәм башлангыч сыйныфлар өчен үзгәртергә уйлый. Һәм монда яңа уку елына кадәр мәҗбүри рәвештә реконструкция үткәрергә кирәк. Әлеге эш шактый финанслар таләп итә. Район башлыгы министрга шушы проблеманы җиткерде һәм республикадан ярдәм сорады. Аннары Энгель Фәттахов Иске Җирекледә булды. Биредә бакча төзү мәсьәләсе нык кискен тора. Инде бакча өчен участок та билгеләнгән, ләкин зур чыгымнар таләп итә торган бу эшне район бюджеты гына берничек тә күтәреп чыга алмый. Фермерларның эшчәнлеге турындагы чыгышында бу мәсьәләгә үз предприятиесе шушы җирлектә урнашкан Минталип Миңнеханов та басым ясады, авыл халкының тулы тормышы ул әле эш урыннары булдыру гына түгел, балаларны мәгариф учреждениеләре белән тәэмин итү дә, диде.

Утырышка кайткач ясаган чыгышында Энгель Фәттахов күпчелек районнарда балалар саны кимеп барганда, сездә алар арта икән - бу сөенечле хәл, дип белдерде, күтәрелгән сорауларны контрольгә алачакмын, үземнән торганның барысын да эшләячәкмен, дип вәгъдә бирде. Шәһәр янындагы авылларда чыннан да балалар саны арта, ә читтәрәк урнашкан җирлекләрдә кимү күзәтелә. Шул сәбәпле, районның берничә мәктәбенә ябылу куркынычы да яный. Алар, нигездә, татар мәктәпләре. Ләкин балалар саны җитмәүгә карамастан, районда азкомплектлы мәктәпләрне дә саклап калу сәясәте алып барыла. Мәгариф тармагы бүген район җитәкчелегенең аерым игътибарында. Республикада милли мәгарифне үстерү, телебезне югалтмау өстендә эшләячәкбез, бу өлкәдә грантлар булдырачакбыз, диде министр бу җәһәттән. Тукай районында да моңа игътибар кимемәсен иде, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев