Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 февраль Әфган сугышы тәмамланган көн

15 февраль - 10 елга сузылган Әфган сугышы тәмамланган көн. Күз яшьләре аша булса да, тән һәм җан яралары хакына булса да, 20 яшьлек ветераннарның чигәләрендәге чал чәчләре бәрабәренә булса да, «кара тюльпан» дип исемләнгән самолетларга салынган 14 мең табут хисабына булса да бу көн бәйрәм көне - сугыш беткән...

15 февраль - 10 елга сузылган Әфган сугышы тәмамланган көн. Күз яшьләре аша булса да, тән һәм җан яралары хакына булса да, 20 яшьлек ветераннарның чигәләрендәге чал чәчләре бәрабәренә булса да, «кара тюльпан» дип исемләнгән самолетларга салынган 14 мең табут хисабына булса да бу көн бәйрәм көне - сугыш беткән көн.

Гиндукуш таулары арасында хәрби хезмәте белән Урта Азия чикләрендә иминлек тәэмин иткән Совет солдатлары, Әфган аша илебезгә агылучы әфьюн агымына ныклы киртә куюга гомерен биргән якташларыбызның әти-әниләре, туганнары, XXI гасыр башындагы кайнар нокталарда иминлек тәэмин иткән Россия солдатлары! Барыгызны да сугышчы-интернационалистлар көне белән тәбриклим!

Күрербез - Әфган сугышы тарих битләрендә үз урынын алыр, тарихчылар аңа елдан-ел җентекле эзләнүләр аша төрле яклап бәя бирерләр. Сезнең батырлыкларыгыз, хәрби антка тугрылык хисе - яшь буын өчен матур өлге.

Сезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим!

Район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов.

Фото dumask.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев